Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сергей Димитриев: "Пчеловодта тууым һәм үсүем белән горурланам"

Кукмара ягындагы Пчеловодта быел Авыл көнен зурлап бәйрәм иттеләр.

Бәйрәмдә халыкка “Пчеловод туган җиребез” дип исемләнгән китап тәкъдим ителде. Әлеге китапта авыл тарихы, шул төбәктән чыккан күренекле шәхесләр, авылда яшәүче гаиләләр хакында бай мәгълүмат тупланган. Аның авторы – Кукмара районының үткәнен өйрәнүгә күп көч куйган шәхес Фәрит Вәлиев.

“Пчеловодта тырыш халык яши. Авылның тарихын саклап калу йөзеннән, халыкның үтенече белән, шушы китапны әзерләп, бастырырга булдык. Сезгә дә аны укып чыгарга киңәш итәм. Пчеловодта тууым һәм үсүем белән горурланам”, – диде Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев бәйрәмне ачу тантанасында ясаган чыгышында. 

Клуб җитәкчесе Лариса Александрова Пчеловод турындагы китап өчен, Фәрит Вәлиев белән авылдагы һәр йортка кереп мәгълүмат җыюларын сөйләде.

“Балаларыбыз үткәннәрне, нәсел-ыруларыбызны онытмасын дип, авылдашыбыз Сергей Димитриев “Пчеловод туган җиребез” китабын чыгарырга булышты. Бездә һәр эшнең башында Сергей Димитриевич тора. Балалар өчен берничә урында төрле мәйданчыклар төзелде, урамнардагы юлларга асфальт җәелде, бәйрәмнәр үткәрү өчен шушы матур урын ясалды”, – дип әйтеп үтте Лариса Тарасовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев