Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чура мәктәбе укучылары Кыш бабайга хатлар юллый

Яңа ел тылсымнарының берсе – Кыш бабайга хат язу.

Яшел чыршы, гирлянда утлары, кар бураннары, апельсин исе... Елның иң әкияти бәйрәме якынлашкан вакытта балалар да, өлкәннәр дә мог­җиза көтә.

Исәнме, Кыш бабай! Минем исемем Илария. Миңа 7 яшь. Мин беренче класста укыйм. Минем әнием, әтием, апайларым һәм дусларым бар. Быел мин үземне яхшы тоттым. Әти-әнине тыңладым, һәркөнне дә диярлек өй эшләрен эшләдем. Мәктәптә “4”ле, “5”ле билгеләренә генә укырга тырыштым. Минем иң изге һәм зур теләгем: үзем, минем дусларым, туганнарымның исән-сау булулары, озак яшәүләре һәм дә илдә тынычлык булуы. Шул булса, җитә...
Сау бул, Кыш бабай! Син дә миңа хатлар яз! Көтеп калам.

Исәнме, Кыш бабай! Минем исемем Алевтина. Миңа 11 яшь. Мин дүртенче класста укыйм. Минем әнием, әтием, апаем, сеңелем һәм дусларым бар. Быел мин үземне яхшы тоттым. Әти-әнине тыңладым. Һәркөнне дә диярлек өй эшләрен эшләдем. Минем иң изге һәм зур теләгем: мәктәптә әйбәт билгеләргә генә укырга. Үзем, дусларым, туганнарымның исән-сау булуларын һәм илдә тынычлык булуын телим.
Сау бул, Кыш бабай! Син дә миңа хатлар яз! Көтеп калам.

Исәнме, Кыш бабай! Минем исемем Виктория. Мин Село-Чура мәктәбенең 1нче классында укыйма Мин Әти-әнине тыңлыйм, “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укыйм.
Кыш бабай! Мин үземә синнән бүләкләр сорамыйм, минем бар әйберем дә бар. Иң мөһиме, үзем, минем туганнарым, дусларым авырмасын. Күгебез һәрчак аяз, тыныч булсын!
Сау бул, Кыш бабай! Мин сине яратам!

Исәнме, кыш бабай! Ничек хәлләрең?Минем исемем Ульяна. Миңа 7 яшь. 1нче класста укыйм. Мәктәптә 4 һәм 5  билгеләренә генә укырга тырышам.Миңа мәктәптә бик ошый. Анда минем дусларым бик күп. Өйдә әти-әниемә ярдәм итәм. Кыш бабай, сиңа бер теләгем бар иде. Минем теләгемне чынга ашыра алмассыңмы? Миңа бизәнү наборы кирәк иде. Шулай ук минем якыннарыма сәламәтлек бүләк итсәң иде. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай! Көтеп калам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев