Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село Чура авылыннан ару хәбәр – чиркәүгә купол куелды

Узган ел азагында Кукмара районының Село-Чура авылындагы Тереклек иңдерүче Өчлек чиркәвендә ремонт эшләре башланды.

Качману бәйрәмендә район башлыгы Сергей Димитриев: “Иман йорты авылга ямь биреп, халыкны тәрбияләп, бәла-казадан саклап, күңелләргә өмет салып тора. Шуңа спонсоларыбыз, авылдашларыбыз ярдәме белән чиркәвебезгә ремонт ясала башлады. Озакламый ясалып бетәр дип ышанабыз. Быел түбәләрен ябуны, священникка тору урынын хәстәрләсәк, киләчәктә эчләрен дә ясарга дигән планнар белән яшибез”, – дигән иде.
Башланган эшнең ахыры була. Ремонт эшләре алга бара. Чиркәүнең түбәсен алыштырып, куполлар яңартылып күтәрелгән.

 



“Авылыбызның алтын куллы ир-атлары башкарып чыктылар бу зур эшне. Кем бу эшкә өлешен керткән барысына да зур рәхмәт, Ходай безне ярдәменнән ташламасын”, – дип хәбәр итте Село-Чура авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Авылдашлары Валерий Михайлов чиркәүгә купол кую мизгелләрен фотога төшереп җибәрде.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев