Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чура, Субаш, Мәләкәс мәктәп укучылары Яңа елга багышлап рәсем төшергәннәр

Серле-сихри Яңа ел бәйрәме җитте. Бу бәйрәм үзе белән мәктәп укучыларының зарыгып көткән күңелле Чыршы бәйрәме белән кышкы каникулларны алып килә. Яңа елны каршылауга иң матур бәйрәмнәребезнең берсе - Иисус Христос туган көн - Рождество көтеп тора.

Кышның әлеге матур мизгелләре - рәсемнәрен безгә юллаган балалар иҗатында тиешле урын алган. Киләсе ел Эт елы булганлыктан, укучылар үзләренең дүртаяклы дусларын, ел символына охшатып, бик тырышып ясаганнар.
Элина Карпова, 6 класс. Кукмара районы, Село-Чура авылы
Буранда
Зинаида ЗАХАРОВА
Богаулардан ычкынгандай
Котыра бүген буран.
Һич кенә туктап тормый,
Күренми хәтта урам.
Таудан чаңгыда шуарга
Теләгән иде Алсу.
Үпкәләгән ул буранга,
Шуңа да Алсу моңсу.
Үч иткән кебек, бураны
Һаман дулый, туктамый.
Ул, Алсуны чакыргандай,
Тәрәзәгә суккалый.
Алсу түземлеген җуйган -
Кабаланып киенә.
"Хәзер куып илтәм- ди ул, -
Буранны үз өенә".
Алевтина Герасимова, 1 класс. Кукмара районы, Село-Чура авылы
Көн саен шуар идем
Ринат АРХИПОВ
Тимераякта шууы
И, дусларым, кызык та!
Җил сызгыра колакларда,
Берни түгел суык та!
Көн саен шуар идем мин
Кыш буе бергә-бергә!
...Булмаса иде шуганда
Борынымны сөртергә...
Антон Иванов, 8 класс. Теләче районы, Субаш авылы
Кышкы айлар
Ел саен кырларым минем
Биш айга өши.
Моны белә һәрбер куян,
Бүре һәм поши.
Биш ай йөрим мин чаңгыда
Ак карлар ерып,
Биш ай мине чанамнан да
Булмый аерып.
Ә Сара апа дәрестә
Сорады кичә:
- Әйтеп бир, ди, беләсеңме,
Кыш ае ничә?
Мин "биш" дигәч, шундук миңа
Куйды "ике"ле.
...Куян, бүре, поши мине
Жәлли, билгеле.
Александр Прокопьев, 11 яшь, Тукай районы, Мәләкәс авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев