Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чура мәктәбендә дистанцион уку барышы: нәрсәсе яхшы, нәрсәсе начар?

Укучыларның дүртенче чиреге мәктәптә түгел, компьютер каршында башланды. Мәктәпләр дистанцион укуга күчте.

Село-Чура авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәре укытучы Ирина Крибова белән яңа формат укулары турында телефоннан сөйләштек. “Безнең мәктәптә, филиалларны да кертеп, 133 укучы исәпләнә. Каникул вакытында да Ватсап мессенджерында хәбәрдә булдык. Дистанцион укулар башланганчы, һәрбер баланың, гаиләнең Интернетка кушыла алу мөмкинлекләрен – кемнәрнең компьютерлары, планшетлары, телефоннары бар, ә кемнәрнеке юк – барын белешеп чыктык”, - дип сөйләде Ирина Лазаревна.

Чура мәктәбе укучыларының мондый форматта укыр өчен бар мөмкинлекләре дә бар икән.  

Мәктәпнең һәрбер укытучысы Интернетта төрле платформаларда теркәлгән. Шуларда укытучылар укучыларга дәресне аңлатып, видеоязмалар, презентацияләр эләләр. Укучылар, шуларны караганнан соң, дәреслектән күнегүләр эшләргә тиеш. “Гаиләдә берничә бала булганда, башта кечкенәрәге укый, дип килешенелде. Әлбәттә, кечкенәләргә әти-әни ярдәме кирәк. Кичке сәгать дүрттән алып алтыга кадәр без – телефонда, дәресне аңлап җиткермәгәннәргә консультация бирәбез. Өлкән класс укучылары белән кичке тугызга кадәр эшлибез”, – дип искәртте Ирина Лазаревна.

Укучылар, дәрес һәм өй эшләрен эшләгәч, тикшерү өчен, фотога төшереп, укытучы порталына җибәрә икән. Билгеләр дә куела. Электрон журналга дәрестә җавап бирү һәм өй эше өчен моңа кадәр билгене көнендә куясы булса, хәзер бер атна дәвамында куярга мөмкин.

“Мәктәптә баланы күреп, кара-каршы утырып эшләү уңайлырак, әлбәттә. Баланың дәресне үзләштерүен күзеннән карап белеп була. Ә болай укучыларның “живой” реакциясе күренми”, - ди Ирина Крибова.

 Поршур авылыннан 9 класс укучысы Денис Дмитриев: “Мәктәпкә барып укыр идем. Бүген дистанцион рәвештә алты дәрес укыдык, алар 25әр минут бара, 15 минут тәнәфес. Минем энем дә бар. Башта ул укый. Төп кыенлыгы – Интернеттагы порталларның туктап алуы. Күрәсең, кеше күп кергәч, “зависать” итәдер”, - ди егет. 


Коронавирус аркасында килеп туган хәлләрнең уңай ягын да эзләргә кирәк. Иң мөһиме – цифрлы технологияләрне, Интернет, гаджетларны тормышта кулланырга өйрәнүдер. Барлык эшләрне (түләүләр, укулар, дәүләт хезмәтләре һәм башкалар дисеңме) өйдән чыкмыйча һәм чиратларда утырмыйча гына, онлайн рәвештә башкарырга була бит – болардан файдалана белергә өйрәнергә генә кирәк.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев