Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Себеркенең файдасы

Себерке җыюның иң яхшы вакыты юкә чәчәк аткан вакыт икән.

Әле шул себерке арасына төрле дару үләннәре, чәчәкле юкә ботагы, зәңгәр мәтрүшкә дә кушып җибәрсәң, мунча эссесендә ул хуш ис таратачак. Себеркене иренмичә шулай итеп ясасаң, тәнгә дә, җанга да шифасы булмый калмас.

Каен себеркесе организмнан шлакларны чыгарырга ярдәм итә. Тире катламын чистарта, яраларны төзәтә, астма белән интегүчеләргә уңай йогынты ясый. Мускуллар, буыннар сызлаганда, каен себеркесе белән авырткан җирләрне чабу файдалы. Каен яфрагының суы да шифалы, ул баштагы кавыкны бетерә, чәчләрне ныгыта, йомшак итә.

Имән себеркесен июнь ахырыннан алып сентябрь башларына кадәр әзерләргә мөмкин икән. Имән тән тиресенә файдалы, кан басымы югары булган кешеләргә ярдәм итә, нерв системасын тынычландырырга булыша. Аның төнәтмәсе тире авыруларыннан, аяк тирләүдән кулланыла.

Юкә себеркесенең яфраклары артык йомшак. Аны бары тик хуш ис тарату йөзеннән башка себеркегә кушып ясау яхшырак. Мунчада аның исе искиткеч тәмле булып таралачак. Юкә себеркесе баш авыртуын баса, тынычланырга, бронхларны киңәйтергә ярдәм итә. Салкын тигән очракта менә дигән дәвалау чарасы да ул.

Хәзер бик күпләр ылыслы агачлардан да себерке ясыйлар. Чәнечкеле ылысларны 15-20 минут кайнар суда тотсаң, алар йомшара. Әмма себеркеләрне артык зур һәм куе итәргә ярамый, чөнки кайнар суда пешекләгәч, алар авырая. Нарат, чыршы себеркесен ел әйләнәсе бәйләргә була. Ылыслы себеркеләр тирнең аерылып чыгуына булыша һәм эчке органнарда кан әйләнешен яхшырта, тизләтә. Ул һаваны да бик яхшы чистарта, тын юлы авыруларына каршы тора. Шулай ук чия, миләш агачының ботакларыннан да себерке ясаучылар бар. Мунча себеркесенең барсы да файдалы, ләкин себерке белән чабынып керүче генә сирәк.

Болын-кырларда үскән әрем, кычыткан, канлы үләннәрдән дә себерке ясарга мөмкин. Мунча себеркесе әзерләгәндә коелган каен яфракларын, юкә чәчәкләрен, шулай ук бакчадагы карлыган, кура җиләге, чия, гөлҗимеш бөресен, үги ана, бөтнек, ромашка, мәтрүшкәләрне – барысын бергә турап, киптереп, кышкылыкка тутырып куярга киңәш ителә. Хуш исле себерке белән чабынып мунча кереп чыкканнан соң, шушы үләннәр салынып ясалган чәйдән дә тәмлесе, шифалысы юктыр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев