Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйлеләр элгәредән чишмәләрне кадерләп тота

Аларны чистартып, тирә-ягына агачлар утыртканнар, сукмак ясаганнар.

Аларга яратып матур атамалар да биргәннәр: авылга иң якын урнашканы – Иске мәктәп чишмәсе, Изге чишмә, Балкан чишмәсе, авыл башыннан ук җир куеныннан бәреп чыга торганы –  Әнтеп чишмәсе.

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз тавышы, үз моңы бар. Берсе гөрләп ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ача. Өченчеләре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Сәвәләйнең бар чишмәләре дә инешкә төшә. Ә инеш Зәй елгасына кушыла. Балкан чишмәсендә часовня да куелган.

«Чишмәләребезнең суы тәмле, аларның тирәсен карап-чистартып торабыз. Чишмәләр янында авыл халкы ял итәргә ярата, бәйрәмнәр дә шунда үтә. Бүген, «Чиста яр» акциясе кысаларында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чишмәләр янындагы территорияне җыештыруга чыктык. Чишмәләр – безнең тарихыбыз бит. Шунда кичке уеннар үткән, гармун тавышы яңгырап торган, күпме яшьләр очрашкан, гаиләләр барлыкка килгән, саф суы белән күпме кешенең сусавын баскан. Чишмәбезнең тирә-юнен җыештырдык: үләнен чаптык, улагын рәткә китердек»,– диделәр мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев