Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә «Талантларга бай гаилә»ләрне эзләделәр

31 октябрьдән Зәй районының мәдәният йортларында «Талантларга бай гаилә» район фестивале старт алды.

Әлеге фестиваль беренче тапкыр уза. Аның төп максаты: авылларның талантлы гаиләләре, аларның традицияләре, гаилә ядкарьләре белән танышу, райондашларына күрсәтү.

3 ноябрьдә Сәвәләй мәдәният йортында "Талантларга бай гаилә"ләрне эзләделәр. Ул көнне Сәвәләйгә Якты күл, Иске Маврино авылларыннан катнашучылар килде. 

Һәр гаилә дүрт этапта ярышты: визитка, иҗади номер, буыннан-буынга күчеп килгән гаилә ядкаре белән таныштыру һәм кулинар конкурс. 

– Сәвәләй авылы өчен Смирновлар гаиләсе чыгыш ясады. Алар җырладылар да, музыкаль уен коралларында керәшен көйләрен дә уйнадылар, биеделәр. Гаиләләренең кадерле яркарьләре турында сөйләделәр һәм, әлбәттә, иң тәмле ризыкларын да пешереп килгәннәр иде, – дип сөйләде Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Фестивальнең нәтиҗәләре соңыннан – гала-концертта билгеле булачак. Гала-концертка исә бөтен районнан иң-иңнәр җыелачак.

Фото: Ләйлә Сабаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев