Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә балаларга толерантлык турында сөйләделәр

Бер-береңә мәрхәмәтле булу, ихтирам белән карау - толерантлыкның төп шартлары.

16 ноябрьдә Сәвәләй мәдәният йортында «Нәрсә ул толерантлык?» дигән темага тәрбия сәгате булып узды.

Мәдәният хезмәткәрләре мәктәп балалары белән толерантлык турында сөйләштеләр. Балалар темага кагылышлы булган уеннар уйнады,толерантлык  белән бәйле рәсемнәр төшерде.

 – Толерантлык - бүтән кешенең уйларын агрессиясез кабул итә белү, балаларга шул хакта аңлаттык. Чарада алар бу хакта үзләренең фикерләрен белдерделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, – ди мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Әйе,толерантлык – бик нечкә категория, чөнки ул җәмгыятьнең әхлакый, иҗтимагый һәм демократик үсешен билгели.

Фото: Сәвәләй мәдәният йорты
Фәннур Миникаев, Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев