Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә ачык һавада балалар өчен күргәзмә оештырганнар

Җәй ул балаларны тәрбияләү, аларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән вакыт.

2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Шуны истә тотып, күп кенә авылларның мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән төрле чаралар үткәрәләр.

Бу – уку елы дәвамында арыганнарны бетерү, яңа көч туплау, сәламәтлекне ныгыту, балаларның иркенләп бер-берсе белән аралашуы өчен дә җайлы.
Зәй районының Сәвәләй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре болай хәбәр иттеләр: “Без ачык һавада укытучыларга багышланган китап күргәзмәсе оештырдык.
Күргәзмәгә килгән укучыларга төрле эчтәлекле китаплар тәкъдим иттек. Кайбер китапларны узара кычкырып укыдык. Күбрәк китап укырга, укытучыларны хөрмәт итәргә кирәклеген аңлаттык”, – диделәр.
Җәй көне ата-аналар балаларын яңа урыннарга алып чыгарга, әби-бабасында ял иттерергә, диңгез буена алып барырга тырышалар. Су коену, саф һавада йөрү, әби-бабайга бакча эшләрендә булышу яңа уку елына яңа көчләр тупларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта китаплар уку, күргәзмәләргә йөрүне дә онытырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев