Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләйлә Бутяева: «Яңа ел табынына дуңгыз итеннән ясалган пирмәнкә куябыз»

Зәй районының мәдәният йорты игълан иткән “Яңа ел тәрәзәләре” акциясе дәвам итә.

Сәвәләй авылында гомер итүче Бутяевлар һәм Рябовалар гаиләсе һәр елны йортларын бәйрәмгә бизәп куялар.
Анна Рябова тормыш иптәше Николай белән бер ул, бер кыз үстергәннәр. Элек чыршы һәм тәрәзәләрен балалары өчен дип бизәсә, хәзер оныклары өчен бизиләр.
-Яңа ел бәйрәме җитәргә дә күп калмады. Бәйрәм алдыннан күпләребез могҗиза һәм бәйрәм табыны турында хыяллана. Яңа елга әзерләнү бәйрәмгә берничә атна кала ук башлана. Башта йортыбызны матурлыйбыз, өй түренә чыршы куеп матур итеп бизибез. Аннары бәйрәм табыны турында уйлана башлыйбыз. Ә бит бәйрәм табыны һәр җирдә төрлечә. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, ризыгы бар, – ди Анна Рябова.
Ләйлә Бутяева – Чыбыклы авылы кызы. Инде менә дистә елдан артык тормыш иптәше, каенанасы, каенаталары белән бергә ике ул үстереп авылда яшәп яталар. Ләйлә Әлмәт шәһәрендә хастаханәдә эшли. Эштән бушаган араларда йорт-җирне матурларга, бәйрәмгә чыршы һәм тәрәзәләр бизәргә ярата. Уллары Артём белән Тимур, үзләре өчен дә дип матурлык тудыралар.
– Безнең Яңа ел табынында керәшеннәрнең иң танылган ризыгы пилмән — пирмәнкә, дуңгыз итеннән зур итеп ясала, шулпасыз бирелә, тутырма, татарның милли ризыклары – өчпочмак, бәлеш тә була, - ди Ләйлә.
Яңа елны ничек каршы алсаң, шулай дәвам итә. Шулай дип әйтергә ярата безнең халык. Яңа еллар илебезгә иминлек, тынычлык алып килсен!

Фәннүр Миннекәев, Зәй яңалыклары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев