Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз Баграж авылында легендар спектакльне сәхнәләштерделәр фото

2018 елның 27 октяберендә Сарсаз Баграж мәдәният йорты ачып җибәргән иҗат сезоны гөрләп дәвам итә. Мәдәният йортында эшләүче авыл үзешчәннәре төрле концерт кичәләреннән соң, үзләрен спектакль куюда да сынап карарга булдылар.

2 февральдә алар тарафыннан әзерләнгән Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” ике пәрдәле музыкаль комедиясе сәхнәләштереп күрсәтелде.
Көчле интернет заманында, спектакльләр белән кызыксыну бераз кимегән чорда, авыл үзешчәннәре тарафыннан спектакль әзерләп, сәхнәдә күрсәтү - ул кыю адым. Шуңа да карамастан, алар тырыштылар, әзерләделәр, тамашачыга күрсәттеләр. Ә спектакльнең ни дәрәҗәдә уңышлы булуын, залда утырган тамашачыларның эмоциясеннән аңлап була иде. Алар спектакль персонажлары белән бергә сөенделәр, кайгырдылар, көлделәр, көчле итеп кул чаптылар. Спектакль уңышлы булды, үзешчәннәр дә тырыштылар, алар тулысы белән образда иделәр. Ә инде спектакль ахырында тамашачының басып көчле итеп кул чабуы, үзешчәннәр өчен югары бәя ул.
2019 ел Татарстанда мәдәният елы диеп игълан ителде. Елның икенче аена керсәк тә, Татарстан мәдәниятчеләре тарафыннан эш күрсәтелү авыл халкы өчен сизелми әле. Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев әйтүенчә, Сарсаз Баграж үзешчәннәрен гастрольгә чыгарып җибәрергә дә була. Алар тырышалар, алар гөрләтәләр, уңышлар сезгә.

Автор фотолары.

Михаил Тукранов,

Сарсаз Баграж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев