Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз укытучыларына тиңнәр булмады

Зәйдә 2018 ел Мәгариф елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан районыбызда ел буе төрле чаралар-бәйгеләр уздырылды, әле дә дәвам итә

22 сентябрь көнне шуның чираттагысы “Укытучылар сабан туе” булып узды. Сабантуй Иске Зәйнең 1нче мәктәп биләмәсендә оештырылды. Чараның биредә оештырылуы очраклы гына түгел. Чөнки 1нче мәктәп территориясендә президент программасы буенча заманча спорт мәйданчыгы булдырылды, җирле бюджет хисабына аның биләмәсе төзекләндерелде. Биредә хоккей, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары бар. Укучылар өчен спорт белән шөгыльләнергә бар мөмкинлекләр дә җитәрлек.
Ә көзнең матур бер көнендә бирегә районның барлык мәгариф учреждениеләре коллективлары җыелды. Педагогларны район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде. Бәйрәм программасы Сабантуйга хас күптөрле уен-бәйгеләр, спорт ярышларын колачлады. Районның мәгариф җитәкчесе Сергей Кузнецов үз чыгышында укытучыларны ярышларда актив катнашырга чакырды.
Сабантуйда Сарсаз-Баграж укытучылары да катнашты һәм лаеклы рәвештә чыгыш ясады.
Сабантуй “Минем күпкырлы Татарстаным” (“Мой многоликий Татарстан”) конкурсы белән башланып китте. Бу конкурста укытучылар мул табын һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган җыр-бию әзерләгәннәр иде. Әлеге ярышта сарсазлылар икенче урын алды.

“Зирәк кыз” конкурсында Халикова Марина Григорьевна, ә “Камыр батыр”да Утяганов Петр Петрович үз көчләрен сынады. Сабантуйда гер күтәрү, канат тарту һәм волейбол ярышлары булды. Канат тарту һәм волейбол ярышларында Сарсаз укытучыларына тиңнәр булмады. Канат тарткан вакытта берәү дә читтә битараф калмады, бар мәйдан гөж килде. Мәйдандагы һәр кеше канат тартучыларга көч-дәрман биреп торды.
Гомуми исәп буенча авыл мәктәпләре арасында беренче урынны Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучылары, ә шәһәр мәктәпләре арасында 7нче мәктәп алды.

Ирина Чернова, Зәй районы, Сарсаз-Баграж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев