Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сарсаз базары” гөрләде

Көзнең матур бер көнендә сарсазлылар янә бәйрәм итте. Сарсаз-Баграж мәдәният йортында яңа иҗат сезонын ачу быел үзенчәлекле оештырылды. Чара “Сарсаз базары” дип аталды

Бу көнне мәдәният йорты каршысында чып-чын базар гөрләде. Авыл халкын мәдәният йорты матур итеп бизәлеп каршы алды. Көзге нигъмәтләрдән күргәзмә дә оештырылды, чын базардагыча сату да гөрләде. Килгән халык кайнар коймак белән чәй эчте. “Сарсаз базары” җырлар һәм төрле уеннар белән аралаштырып барылды.

Кунакка Урта Баграж кызлары – Мария Князева, Лариса Кузьмина, Валентина Чувашева, Наталья Тетеревалар  килгән иде. Алар кичәне матур итеп алып та бардылар, җыелган халыкка үзләренең моңлы җырларын да бүләк иттеләр. Шулай ук җырчы егетләребез – Алексей Краснов, Андрей Кузьмин белән Эдуард Белголовның җырларын һәрвакыттагыча халык яратты. Ә инде мәдәният йортында эшләп килүче Алексей Герасимов җитәкчелегендәге “Баграж буйлары” ансамбле җырлый башлагач, базарга килүчеләр онытылып, аларның җырларын тыңлады. Ахырдан әби-бабайлар да түзмәде -  авылыбызның өлкән кешесе  Владимир Мартемьянов кулына гармун алды, ә Софья Васильева, Анна Минеева, Агафья Макаровалар аңа кушылып җырлады.

Кыскасы, бу көнне “базар” гөрләп торды. Җыелган халык, үзләрен ял иттергән коймак пешерүче Галина Данилова,  сатучы Клара Фролова, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Марина Халикова, китапханәче.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев