Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражның “Әкияткә тәрәзә” курчак театры Казаннан диплом белән кайтты

“Иделкәем & Кариев варислары” төбәкара фестивалендә Сарсаз-Баграж мәдәният хезмәткәрләре "Теремкәй" дип исемләнгән спектакль белән II дәрәҗә дипломга һәм 20 мең сумлык сертификатка ия булды

15  декабрьдә Казанда Габдулла Кариев исемендәге  Татар дәүләт театрында XII «Иделкәем & Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары төбәкара фестиваленә нәтиҗә ясалды.
Фестиваль кысаларында жюри әгъзалары катнашучылар өчен театр сәнгате буенча остаханәләр үткәрде.  Ә кичен фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу чарада Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе  Роза Герасимова һәм китапханәчә Марина Халикова да катнашты. Сарсаз-Баграж мәдәният йортында оештырылган "Әкияткә тәрәзә" исемле курчак театры "Теремкәй" дип исемләнгән спектакле белән II дәрәҗә дипломга һәм сертификатка ия булды.

“Әкияткә тәрәзә” курчак театрына йөрүчеләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын!

Фотолар Сарсаз-Баграж мәдәният йортыннан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев