Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражда Габдулла Тукай әкиятен сәхнәләштерделәр

Сарсаз-Баграж авыл мәдәният йортында “Тел бишеге – дәрья” дигән иҗат коллективлары арасындагы район фестивале кысаларында Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкияте буенча курчак театры куйдылар

Быел Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең районда быел – Туган як елы. Шул уңайдан район авыл мәдәният йортлары арасында  “Тел бишеге – дәрья” дигән фестиваль бара. Фестиваль кысаларында Сарсаз-Баграж авыл мәдәният йортында Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкияте буенча курчак театры куйдылар.

Роза Герасимова җитәкчелегендәге “Әкияткә тәрәзә” түгәрәгенә йөрүчеләр Габдулла Тукайның Григорий Родионов эшкәртүендәге “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр. Театрга курчакларны “Туры җөй” түгәрәгенә йөрүчеләр текте.

Рольләрне башкаручылар тырышып уйнады.  Бабай – Алексей Герасимов, Әби – Галина Минеева, Кәҗә – Роза Герасимова, Сарык – Мария Журавлева, Бүреләр – Клара Фролова, Бай – Татьяна Глухова, алып баручы – Марина Халикова иде, барысы да җиренә җиткереп, килештереп уйнадылар.

- Спектакль  көнне бар да дулкынланды. Тамашачы рәхәтләнеп ял итте, артислар чыгышын җылы кабул итеп, алкышлап утырды, - дип уртаклаша китапханәче Марина Халикова.

Сәхнәләштерелгән курчак әкиятенә Светлана Владимировна Яшина җитәкләгән жюри бәя бирде. Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеев халыкка тамаша күрсәтеп, күңелләрен күтәргән   артистларга, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерде

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев