Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж укучылары республика конкурсында катнашып, лаеклы чыгыш ясадылар

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәниятенең беренче республикакүләм "Җәшнә, кояш, җалтыра" конкурс-фестиваленең гала-концерты узды

Конкурс Яков Емельяновның әдәби мирасын халыкка җиткерү, башкаручылык осталыгын үстерү, авторлык җырлар башкаручыларны, талантлы үзешчән-шагыйрьләрне ачыклау максатыннан оештырылды. Конкурска килгән 102 гариза арасыннан бары 33е генә икенче турга узган. Гала-концертта республиканың 25 шәһәр һәм районыннан керәшен ансамбльләре һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.

“Безнең Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары да әлеге мәртәбәле конкурста үзләрен сынадылар. Укучылар өйрәнгән шигырьләрен онлайн форматта яздырып җибәрделәр. Бәйгедә мәктәбебездән өч укучы катнашты. Яков Емельяновның “Чәй” шигырен Алексей Краснов,   Мария Абдулова белән  Юлия Мартемьянова якташ шагыйребез Никифор Тукмачевның шигырьләрен жюрига тәкъдим иттеләр”, - ди укытучы Ирина Чернова.

 Гала-концерт 2 декабрьдә Казанда узды.  Алексей Казанда үзен бик җылы каршы алуларын, башка районнан килүчеләр белән аралашуын, дуслашуын әйтте. Шушындый зур конкурска әзерләгән сәнгать җитәкчесе Петр Петровичка рәхмәт сүзләрен белдерә ул.

“Алексей – II, Юлия III дәрәҗә лауреат Дипломына һәм акчалата сертификатка ия булдылар. Ә Мария катнашучы Дипломы белән бүләкләнде”, -ди Ирина Григорьевна.

Петр Утяганов җитәкчелегендәге «Сандугач» балалар фольклор ансамбленә йөрүчеләр шулай төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып,  җиңү арты җиңү яулыйлар. Петр Петрович балалар белән җиң сызганып,  югары нәтиҗәгә эшли.  Ул керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын балаларыбыз күңеленә кечкенәдән сеңдерү өчен тырыша. Афәрин, алга таба да  яңа үрләр яулауларын, иҗади уңышлар телибез.

Фотолар Сарсаз-Баграж мәктәбеннән.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев