Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбендә хәрби-кыр җыены узды

Аның быел 15нче мәртәбә оештырылуы

Зәй районы Сарсаз-Баграж мәктәбендә хәрби-кыр җыены оештырылды. Аның быел 15нче мәртәбә оештырылуы. Мәктәп коллективы  аны зур оешканлык белән каршы алды.

Көзен район башлыгы Разиф Кәримов һәм район Советы депутаты Эдуард  Галеев тырышлыгы белән мәктәп биләмәсенә асфальт җәелде. Язын да әлеге мөһим чарага әзерлек эше дәвам ителде. Егетләр белән строй әзерлеге уза торган урынга ике плац (сызыклар сызылды) ясалды. Бу плацны ясауда Эдуард Шәйхенурович башлап йөрде. Шулай ук стройда йөрү күнекмәләрен күрсәтү стендлары да депутат ярдәме белән ясалып, мәктәп биләмәсенә урнаштырылды.
16 -18 майда мәктәптә шәһәр-район мәктәпләренең X сыйныф укучылары һәм политехник колледжының 1 курс студентлары өчен хәрби-кыр җыеннары узды.

Җыенда 52 егет һәм 15 тормыш иминлеге укытучылары катнашты.

Әлеге җыенның төп максаты – егетләрдә Туган илгә, Ватанга карата мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек хисе, сабырлык, тыйнаклык, батырлык, үзара ярдәмләшү сыйфатларын тәрбияләү. 

Җыенны ябу тантанасында  РОСТО-ДОСААФ җитәкчесе Николай Глухов катнашты. Ул ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен дәвам итәргә өндәп,  хәрби кыр җыенында катнашкан егетләргә илне саклау изге бурыч, моның өчен тырышырга кирәк дип чыгыш ясады. Өч көнгә сузылган  җыенда егетләр баштанаяк тәнне саклый торган махсус киемне дөрес кию (ОЗК), тактик күнегүләр, гер күтәрү, турникта күтәрелү, 100 метрга йөгерү, автоматны вакытка сүтеп-кору  буенча  нормативлар  тапшырды. Нарядта тору һәм каравыл хезмәте кагыйдәләрен, хәвефсезлек чараларын кулланырга өйрәнделәр. Үсмерләр атарга өйрәнү полигонында винтовкадан атып, ату күнекмәләрен үзләштерделәр.  Егетләр буш вакытларында музыка тыңладылар, шахмат-шашка, волейбол, футбол уйнадылар.  

Район мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Шәрәфиева хәрби-җыенда катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән егетләргә грамоталар тапшырды. Алга таба да сынатмауларын,  ихтыяр көчләренең нык булуын теләде.

Шулай ук Сарсаз-Багражның 4 укучысы яшьармиячеләр сафына алынды. Алар антны авылыбызның күренекле урыны булган Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган мемориаль комплекс янында кабул иттеләр.

Мәктәпкә ярдәм итеп торулары өчен коллетив район башлыгы Разиф Кәримов  һәм депутат Эдуард Галеевка зур рәхмәтле. 

Ирина Чернова, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев