Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучылары Мәгариф министрлыгы бүләкләренә ия булдылар

Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучылары - Петр Утяганов һәм Светлана Журавлева Мәгариф министрлыгы бүләкләренә ия булдылар

Ел саен август конференциясендә укытучыларның хезмәтенә югары бәя бирелә.

Быелгы киңәшмәдә бүләкләнүчеләр арасында Сарсаз-Баграж мәктәбе укытучылары да бар иде. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары һәм күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен физик тәрбия укытучысы Петр Утяганов – Россия Мәгариф министрлыгы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Журавлева Татарстан Мәгариф министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Алар икесе дә туган авыллары мәктәбендә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирәләр.
Светлана Михайловна Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап, 1985 елда Сарсаз-Баграж мәктәбенә эшкә кайта. Һәм менә 36 ел балаларга аң-белем бирү өстендә армый-талмый эшли.

“Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән баланы язарга, хәреф танырга, укырга өйрәтү күп көч һәм сабырлык таләп итә. Светлана Михайловна хезмәтен тырышып, намус белән башкарса да, тормышта сабыр гына, читтән күзәтүче булып кала. Тыйнак, җаваплы мөгаллимәдә белем алган укучылар хәзер үз балаларын беренче укытучыларына укытырга алып килә”, -ди мәктәп директоры Валентин Мартемьянов аның турында.

Яшь чагыннан үзен укытучыдан башка һөнәр иясе итеп күз алдына китермәгән Светлана Михайловна балаларны ихлас ярата. Укучыларының уңышларын, тырышлыгын күреп сөенә. Аларның төрле яклап сәләтен ачу, үстерүгә зур тырышлык сала. Күп авыл мәктәпләрендә, балалар саны аз булу сәбәпле, сыйныф-комплектлар саны киметелеп, ике сыйныф бергә кушып укытыла. Светлана Журавлева да III-IV сыйныфларны бергә укыта. Ике класска алты укучысы бар. Ике сыйныфка бергә дәрес биргәндә, әлбәттә, укытучыдан бик тә сизгер булу, укучыларын аңлау, алардагы үзгәрешләрне күрә һәм тоя белү таләп ителә. Укытучы заман белән бергә атлый. Ул үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем бирә, төрле бәйгеләрдә катнаша. Теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт. Укучылары арасында укытучы һөнәрен сайлаучылар да юк түгел. Римма Халикова Чаллыда психолог-педагог булып эшли, шулай ук Сәвәләй мәктәбе директоры Вадим Иванов та – Светлана Михайловнаның укучысы. Ә эшеңнең нәтиҗәсен күрү укытучыны бәхетле итә.
Петр Утяганов исеме районда гына түгел, ә республикада да мәгълүм. Ул оештырган “Сандугач” балалар фольклор ансамбле төрле конкурсларда җиңеп, уңышлар казана. Ансамбль җитәкчесенең максаты да – керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын балаларыбыз күңеленә кечкенәдән сеңдерү. Балалар үз тамырларын, халкыбыз мәдәниятен белеп үсәргә тиеш, ди Петр Петрович. Ансамбль Баграж өлкәннәреннән язып алынган, онытылып баручы, керәшен халык җырларын репертуарына кертте. Петр Петрович язып алынган җырларны оста гармунчы, баянчы буларак эшкәртә.

Шулай ук Петр Утягановны милли көрәш, башка ярышларда шәкертләре белән күрергә була. Алар өчен җан ата ул, уңышлары өчен куана, җиңелүләр булганда бергәләп моның сәбәбен ачыклыйлар. Алдагы ярышларга зуррак максатлар билгелиләр. Елмаеп кына торучы Петр Петровичны укучылары бик ярата. Ул алар белән теләсә кайсы ситуациядә уртак тел таба ала.

Физик тәрбия алу өчен Сарсаз-Баграж мәктәбендә барлык шартлар да тудырылган. Футбол, волейбол, көрәш, түгәрәкләре эшләп килә. Димәк, авылда бала шәхесен тәрбияләү өчен барлык шартлар да бар.

Фото Сарсаз-Баграж мәктәбеннән.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев