Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз Баграж мәктәбе – җиңүче

21 январьда Зәй шәһәренең Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә мәктәп укучылары арасында гер күтәрү буенча ярышлар узды, дип хәбәр итә төбәктән Михаил Тукранов

Әлеге ярышта Сарсаз Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары командасы катнашты (җитәкчесе – физкультура укытучысы Петр Утяганов). Егетләр – 14, кызлар – 12 килограммлы герне чөеп күтәрергә тиешләр иде. Сарсаз Баграж мәктәбенең спортчылары югары күрсәткечләргә ирештеләр: Станислав Глухов (53 килограммга кадәр үлчәүдә) 70 тапкыр герны күтәреп – II урын, Александр Чернов (63 килограммга кадәр үлчәүдә) 177 тапкыр күтәреп – II урын, Данил Зверев (63 килограммга кадәр үлчәүдә) 150 тапкыр күтәреп – IV урын, Александр Таймасов (73 килограммнан югары үлчәүдә) 104 тапкыр күтәреп – VI урын; Эмилия Абдуллаева (53 килограммга кадәр үлчәүдә) 130 тапкыр гер күтәреп – I урын, Валерия Емельнова (53 килограммнан югары үлчәүдә) 65 тапкыр күтәреп – III урын алдылар. Сарсаз – Баграж мәктәбе командасы бу ярышта гомуми нәтиҗәләр буенча I урынны яулады. Эмилия Абдуллаева 26 январьда Биектауда узучы, укучылар арасында гер күтәрү буенча Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышларда катнашты. Ул аннан II урынны яулады, диплом һәм медаль белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев