Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәдәният хезмәткәрләре авылда бәйрәм рухы тудыра

Яңа ел һәр кеше тарафыннан да яратылган һәм көтеп алынган бәйрәмдер ул

Декабрь ае әле башланып та өлгерми, ә без инде Яңа елга әзерләнү мәшәкатьләренә чумабыз. Чыршы, нарат исләре килгән бәйрәмне яратмыйча булмыйдыр. Бу көннәрдә районның барлык мәдәният йортлары “Кышкы әкият” бәйгесенә кушылып, клуб, аның биләмәсен Яңа елга бизәп, бәйрәм рухы тудыра.

Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә Яңа елны каршылауга әзерлек эшләре алып бара. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үз территорияләрен төрле атрибутлар һәм яңа ел уенчыклары эленгән чыршы белән бизәгән. Клуб эчендә дә бәйрәм рухы хөкем сөрә.  Мәдәният хезмәткәрләре шул ук вакыттта авылда узачак балмаскарад бәйрәменә дә әзерлек эшләре алып бара.

Фотолар Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортыннан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев