Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж игелекле улын югалтты

Сарсаз-Баграж авылы үзенең асыл улы Григорий Ивановны югалтты. Әле аның планлаштырылган эшләре күп иде

Сарсазбагражлылар өчен Григорий Федорович бик күп игелекле эшләр башкарды.  Юк, югары постлар да биләмәде ул, дәрәҗәле кәнәфиләрдә дә утырмады. Үзенең игелекле йөрәгендә барысына да урын тапты, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелеп, яу кырларында ятып калган һәм Җиңү шатлыгын кичереп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән, сугыштан соң  илне торгызуда зур көч куйган авылдашларның  исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш башкарды. Бөек Ватан сугышы сугыш ветераны Григорий Петровка мемориаль такта куюда башлап йөреп, бу эшне авылдашы Николай Мартемьянов белән башкардылар. Авылда  мемориал комплекс булдыруда да аның өлеше зур.  

Григорий Федоровичның авыл өчен эшләгән яхшылыкларын язып та, сөйләп тә бетереп булмастыр. Әле аның планлаштырылган эшләре күп иде. Әмма язмышлардан узмыш юк. Дөньяларга сөенеп яшәп йөргән мәлдә мәкерле авыру – коронавирус аны аяктан екты.  Григорий Федоровичның якты истәлеге авылдашлары күңелендә озак сакланыр, аны яшь буынга үрнәк итеп сөйләрбез.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X