Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж егете Псков өлкәсендә хезмәт итә

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы егете Илья Абдулов узган көзге чакырылышта армия сафларына алынды

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы егете Илья Абдулов узган көзге чакырылышта армия сафларына алынды. Илья Абдулов Псков өлкәсенең Остров шәһәрендә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә машина йөртүче булып хезмәт итә. Армиягә киткәнче Илья Әлмәт политехник техникумын тәмамлап, кулына нефтьче дипломы алды.

“Илья көчле рухлы, ныклы ихтыяр көченә ия. Мәктәптә укыганда да ул иң тырыш укучыларның берсе иде. Мәктәптәге, авылдагы бер генә чара да Ильядан башка узмады”, - ди укытучысы Ирина Чернова.

Солдат егетнең әти-әнисе, сеңелләре присяга кабул итү тантанасына барып, Илья белән күрешеп кайттылар.

- Улыбыз хәрби ант биргәндә, үземнең солдатта булган чакларым күз алдыма килеп басты. Мин үзем Калининград өлкәсендә хәрби диңгез флотында хезмәт үттем. Илья янына барып, хәрби частьларын күреп кайткач, улыбыз өчен күңелебез тыныч. Устав буенча хезмәт итәләр, бер-берсен кыерсытулар юк.

Командирлары белән күрешеп, сөйләшеп кайттык. Алар барысын да яхшылап аңлаттылар. Улларыбыз тыныч чорда хезмәт итә, ил-көннәребез имин булсын дип телим, - ди әтисе Алик.

Ильяга үзенең Ватан алдындагы бурычын үтәп, исән-сау, сәламәт булып, туган якларга әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

Фото гаилә архивыннан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев