Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылында мемориаль комплексны тулыландыру буенча эш туктап тормый

Узган ел Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында ачылган мемориаль комплекста, Бөек Ватан сугышы каһарманнарының фотолары зурайтылып, гранит плитәгә беркетелгән иде

Мемориаль комплексны тулыландыру буенча эш туктап тормый, әле дә дәвам итә. Шушы көннәрдә сугыш ветераны Георгий Серябряковның балалары тәкъдиме белән фотосы комплекста урын алды. Георгий Георгиевич Федоровка авылында туып үсә. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнаша. Сугыштан соң Сарсаз-Баграж авылына агроном итеп эшкә җибәрелә. Биредә ул гомере буе эшли. Сарсаз-Баграж авылы кызы Анна белән танышып, кавышалар һәм биш бала тәрбияләп үстерәләр. 40 елдан артык бер-берсен аңлап, хөрмәтләп яшиләр. Георгий Георгиевичка истәлек ташы туган авылы Федоровкада да куелган.

Чыганак: "Зәй офыклары" 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев