Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылында хезмәт ветеранына бүләк бирделәр

Районда хезмәт ветераннары хөрмәтлиләр

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Зинаида Петрова күп еллар сыер савучы булып эшләгән.  Бу көннәрдә ул  75 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны матур гомер бәйрәме белән котларга район-шәһәр  ветераннар Советы рәисе Геннадий Хәлиуллин, Баграж җирлеге башлыгы  Павел Минеев, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Александр Чернов, "Форпост" клубы  рәисе Алексей  Алексеев килгән. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.

Зинаида Петрова тумышы белән әлеге авылдан, ул үзе кебек тырыш, эшкә үҗәт булган Михаил атлы егет белән гаилә кора.  Күп еллар “Үрнәк” совхозында терлекчелек тармагында хезмәт куя, биредә чирек гасыр сыер савучы булып эшли.

Без яшь чакта фермалар завод кебек гөрләп эшли иде, шул елларны аеруча сагынам,ди Зинаида Федоровна.

Хуҗалыгында да эш хәттин ашкан, өч баланы тәрбияләп үстерергә дә кирәк. Өстәвенә, яшьли тол кала ул. Хуҗалыгында өчәр  сыер асраган чаклары була аның.  Эшләгән дәвердә ул күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларына  ия була. Балаларын да башлы-күзле китә. Светланасы – Зәйдә, Павлигы Түбән Камада, ә кече улы Федор исә Чаллыда яши. Алар атна саен әниләренә кайтып булыша. Зинаида апа бүген дә күпләп мал, кош-корт асрый.  Сыерсыз булмый, ул миңа иптәш, ди хуҗабикә. Сыеры турында исә сәгатьләр буе сөйли ала ул. 

Бик тынгысыз, балаҗанлы, күршеләре, авыл халкы бик ярата аны, ди Петр Минеев, авылдашы турында җылы итеп сөйләп.

Йорт җире көлеп тора, бар җирдә чисталык, тәртип. Яшь чакта чигәргә дә вакыт тапкан, күрәсең. Чигүле мендәр, сөлгеләре йортына матурлык,  үзенчәлек өсти.  Кунакларның исә әйтер сүз күп булды ветеранга. 

Без бүген  хезмәт ветераны Зинаида Петровада   кунакта. Күпләр сокланырлык матур гомер итә, оныклар үстерергә булыша, ди Геннадий Хәлиуллин.

Кунаклар хуҗабикәгә ТР ветераннар Советыннан махсус бүләк азык-төлек җыелмасы тапшырды. Геннадий Самигуллович юбилярга җыр да бүләк итте.
Безне шулай шатландырып, яшь буынга үрнәк булып, озын-озак,  хәерле гомер итегез, ә без сезгә кирәк чакта  булышырга әзербез, ди Алексей Алексеев. Һәм ул ветеранга яшьләр эшләре идарәсеннән истәлекле бүләк тапшырды.

Зинаида Федоровнаның  кунак-лар белән очрашудан күңеле булды. Искәрмәс шатлыктан бик дулкынланды, хисләнде ветеран. Күңел булу өчен күп кирәкми шул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев