Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары ялларын файдалы үткәрә

Декабрь аеның матур бер көнендә Сарсаз-Баграж мәктәбенең укытучылар коллективы һәм укучылары Зәйдә экскурсиягә бардылар.

 

Иң беренче итеп, алар Җиңү бульварындагы “Азатлык китерүче солдат” һәйкәле янында тукталдылар.

“Ватан каһарманнары көне уңаеннан, биредә батырлык сәгате үткәрелде. Зәйдән чыккан геройларыбыз Григорий Ларионов, Николай Майков һәм Алексей Васильевның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын искә алдык”, – диде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Чернова.

Соңыннан, укучылар Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда  рәхәтләнеп бозда шудылар.

“Вакыт үтүен сизми дә калдык. Без бу сәяхәттән уңай кичерешләр алдык, Зәйнең истәлекле урыннарында фотоларга төштек”, – дип сөйләде алар.

"Зәй офыклары", фотолар – мәктәптән.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев