Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылыннан Людмила Чернованың кул эшләре – исең китәрлек матур

Людмила Сарсаз-Баграж мәктәбендә повар булып эшли. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

Кызлары инде үзе тормышлы, гаиләсе белән Казанда яшиләр. Ә уллары армиядә хезмәт итә.

Кулъяулык, сөлге, мендәр тышлары чигүләр инде үткән чорда калды дисәк, һич юк, бүген дә күз явын алырлык кул эшләре тудыручы осталар Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында күп икән. Шуларның берсе – Людмила Чернова. Ул аллы-гөлле матур чәчәкләр белән мендәр тышлары, тәре алъяпкычлары чигә. Аның һәр эше, карап, сокланып туймаслык матур.

Күптән түгел Зәй районына командировкага баргач, Людмиланың кул эшләрен күреп, матурлыгына таң калдык. Ул чиккән аллы-гөлле башка чәчәкләр, табигать күренешләре, атлар, барысы да күз явын алырлык.

“Яратам мин чигү чигәргә. Бер көн чикми калсам, икенче көнне инде тизрәк энә-җепләремне кулга аласым килә. Аннары чигелгән әйберләремнең гел бер төрле булуын яратмыйм. Һәрвакыт ниндидер яңалык, яңа бизәк тудырырга тырышам”, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев