Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж авылы мәктәбен тәмамлаучылар очрашуы узды

Зәй районының Сарсаз-Баграж мәктәбен моннан нәкъ 30 ел элек тәмамалаучы классташлар очрашты.

Эх, балачак үткән сукмаклардан
Яланаяк йөгереп үтәргә.
Бар дөньяны онытып, сабый булып,
Күбәләкләр куып китәргә.
Эх, балачак!
Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч килдем:
— Исәнме, туган мәктәбем!

Ямьле август аеның бер көнендә, Сарсаз-Баграж мәктәбен моннан нәкъ 30 ел элек тәмамалаучыларның классташлар очрашуы узды. Барыбыз да нәкъ 1993 елдагы кебек, шаян да шук та. Йөзләр генә бераз үзгәргән — еллар үз төсмерләрен өстәп, яшенә күрә матурайта төшкән. Әйтерсең 30 ел вакыт узмаган, кичә генә мәктәпне бетереп чыккан кебек.

Тәмле, кайнар ризыклар белән сыйланып, һәрбер классташ үзенең тормышы белән таныштырды. Мәктәптә укыгандагы кызыклы истәлекләрне искә төшердек. Үзебезнең сыйныф бүлмәсенә кереп хатирәләрне барладык. Укытучыларыбыз белән бәйле истәлекләргә тукталдык. Мәрхүм укытучыларыбыз, классташыбызны искә алдык. Музей белән танышып чыктык. Рәхәтләнеп җәйге кичтә җырлый-җырлый биедек, күңел ачтык. Санаулы вакыт тиз үтте, әле сөйләнәсе истәлекләр күп калды...

Барыбыз да исән-сау булып, тагын биш елдан очрашырга насыйп булсын дип аерылыштык.

Безне беренче мәртәбә ручка тотарга, дөрес язарга, укырга өйрәтүче, олы тормыш юлына чыгаручы, дөнья белән таныштыручы, тормышка мәхәббәт уятучы укытучыларыбыз бит! Шушы тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә сезгә сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар, бәхет, шатлыклар телибез.

Очрашып-күрешүләр язсын һәркемгә!

Марина Халикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев