Самара керәшеннәре «Олы көнгә – бүләкләр» темасына мастер-класс уздырды
Самара өлкәсендәге бердәнбер керәшен авылы Назаровкада һәр бәйрәмне зурлап үткәрәләр.
Бәйрәм алдыннан авыл клубы хезмәткәрләре балалар белән кулдан бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
"Олы көнгә бүләк ясау – балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч эш. Балалар белән үткәргән әңгәмәбез дә файдалы: йолаларны өйрәтү максатыннан иде. Без кошлар ясадык. Аларны өйгә керә торган урыннарга элдек, шулай итеп, безнең өйгә кергән һәркем "сак астыннан" үтә. Аз гына җилләгәндә дә кошлар үз уңай тәэсирләрен күрсәтеп, әкрен генә хәрәкәт итәләр. Алар шулай начарлыктан саклап, өйгә бәхет һәм ирек алып керә!" , – дип яздылар Назаровка клубы хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев