Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салым түләүгә кагылышлы 7 сорауга җавап

Салымнарны түләп бетерергә берничә генә көн калып бара. Шулай булуга карамастан, газета укучылардан салым түләүгә бәйле сораулар килә. Аларга Россия Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин җавап бирә

– Мин – пенсия яшендәге кеше. Машинадан кала башка мөлкәтем юк. Аңа салым түләргә тиеш буламмы?

– Пенсия яшендәге кешеләр транспорт салымыннан азат ителми һәм алар аны гомуми нигездә түли.

Әлегә кадәр салым түләү буенча хат алмадык. Моның сәбәбе нидә икән? Мәгълүматны каян белеп була?

– Салым инспекциясеннән хат өч очракта килмәскә мөмкин. Беренчедән, әгәр салым түләүче федераль түләү хезмәте сайтында «шәхси кабинет» ачкан икән, аларга хат бары тик электрон рәвештә генә килә. Икенчедән, еллык исәпләнгән сумма 100 сумнан азрак икән, хат шулай ук быел килми. Ә киләсе елда ике елныкын бергә кушып түләргә кирәк булачак. Өченчедән, әгәр салым түләүче узган елда арттырып түләгән булса, быел исәпләнгән суммага исәп-хисап ясалып, квитанцияләр килмәскә мөмкин. Әгәр салым түләүченең сораулары калса, яки мөлкәте булып, салым килергә тиеш, дип уйлый икән, инспекциягә, яки 88002222222 номеры буенча Салым федераль хезмәтенең бердәм контакт үзәгенә шалтырата ала.

Пенсия яшендәге кешеләргә салым түләүдә нинди ташламалар, өстенлекләр бар?

– Чыннан да, пенсия һәм пенсия алды яшендәге гражданнарга (хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулганнан соң) ташламалар каралган. Аны һәр төрдән бер объектка бирәләр: берьюлы бер йортка, бер фатирга яки бүлмәгә, бер гаражга һәм алты сутый җиргә. Ягъни әгәр пенсионерның ике фатиры бар икән, ул аларның берсе буенча милеккә салым түли.

Балигъ булмаган балаларның һәркайсына фатирның дүрттән бер өлеше язылган. Узган ел аларга салым түләү буенча хат килмәде. Пенялар җыелып, аны бездән түләттермәсләр микән?

– Милек салымын исәпләгәндә, физик затларның яшенә карап түгел, ә милекнең кем исеменә теркәлгән булуына игътибар итәбез. Әгәр балигъ булмаган бала исеменә берәр милек теркәлгән икән, аларга шулай ук салым исәпләнелә һәм гомуми нигездә 1 декабрьгә кадәр түләү хәбәрләре җиткерелә. Бурычлары бармы, юкмы икәнлеген карап торырга кирәк. Бу эшне гадәттә аларның әти-әниләре (яки опекуннары) башкара. Чөнки әгәр хат җибәрелеп, түләмәгән очракта, 2 декабрьдән башлап пеня исәпләнелә. Иң уңайлысы – балалар исеменә Салым федераль инспекциясе сайтында «шәхси кабинет» ачу. Һәм шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталларында һәрдаим бурычларны карап тору мөмкинлеге бар. Моның өчен балалар исеменнән кереп, аларның документларының мәгълүматларын кертергә кирәк булачак.

Вакытында салым түләмәүчеләргә нәрсә карала?

– Һәр салымның түләү вакыты билгеләнгән. Ул – билгеле булганча, агымдагы елның  1 декабре. Вакытында түләмәгән очракта, пеня өстәлә. Ул Россия Үзәк банкының рефинанслау ставкасының 301 күләмендә һәр көн саен исәпләнелә. Мәсәлән, 3 мең сум салым түләнмәгән икән, бурычлар бүгенге ставка буенча, көн саен 68 тиен арта бара. Шуңа күрә билгеләнгән вакыттан соңга калмыйча түләп барырга киңәш итәбез.

Бер салымны ике тапкыр түләүчеләр нәрсә эшләргә тиеш була?

– Мондый очракта артык түләнгән сумма киләсе ел исәбенә калырга мөмкин. Әгәр инде салым түләүченең аны кайтарып аласы килсә, салым инспекциясенә барып, гариза яза һәм үзенең исәп-хисап счетын күрсәтеп, артык түләгән сумманы кире кайтаруны сорый ала. Гариза язганнан соң бер ай эчендә салым инспекцияне акчаны кайтарып бирергә бурычлы.

Физик затларның «шәхси кабинет»ын ничек ачарга мөмкин?

– Россия салым хезмәте сайтында электрон сервис хезмәтләре урнаштырылган. Алар бүген 68дән артык. Иң җайлы сервисларның берсе – «Физик затларның «шәхси кабинет»ы. Бу физик затларның салым инспекциясенә булган мөнәсәбәтләрен тикшереп тору өчен бик уңайлы. Биредә онлайн гына мәгълүмат алырга була. «Шәхси кабинет» ачуның ике төрле юлы бар. Берсе – теләсә кайсы салым инспекциясенә килеп, логин һәм пароль алу. Ул – бер тапкыр башкарыла торган эш. Моның өчен нибары 15 минут вакыт кирәк. Икенчесе ЕСИА аша эшләнелә. Бу очракта салым инспекциясенә барып тору кирәкми.

 

ВТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев