Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Салкын июль, җылы сентябрь»: КФУ профессоры җәйгә һәм көз башына фаразлары белән бүлеште

Республикада май аенда температура һәм явым-төшемнәр нормада булачак. Казанда бу айда уртача температура, гадәттә, 13,5 градус тәшкил итә, 40-45 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә. Июнь аенда Казанда уртача температура климатик норма күләмендә булыр дип көтелә, ул +17 градус тәшкил итә. 60-68 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк, яшенле яңгырлар яварга мөмкин

Татарстан башкаласында апрель һәм сентябрь җылы булса, ә июль салкынча килер дип көтелә. КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.

«Безнең төбәктә апрель аенда уртача айлык температураның 1,5 градуска күтәрелүе көтелә. Ай җылы булачак. Республиканың көнчыгыш районнарында явым-төшем кытлыгы күзәтелергә мөмкин», - дип хәбәр итте ул.

Республикада май аенда температура һәм явым-төшемнәр нормада булачак. Казанда бу айда уртача температура, гадәттә, 13,5 градус тәшкил итә, 40-45 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә. Июнь аенда Казанда уртача температура климатик норма күләмендә булыр дип көтелә, ул +17 градус тәшкил итә. 60-68 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк, яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

«Безнең төбәктә июль салкын, температура климатик нормадан (+20 градустан) түбәнрәк булыр дип көтелә», - диде КФУ профессоры.

Августта температура нормада булачак һәм +17 градус тәшкил итәчәк. 60 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк. Сентябрь исә эссе булыр дип фаразлана, температура климатик нормадан югарырак булачак, явым-төшемгә кытлык күзәтелергә мөмкин. Бу айда Казанда уртача температура +11 градус тирәсе тәшкил итә, 50 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелә.

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев