Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйтәктә яшьләр җыелды

4 февральдә Менделеевск районының Сәйтәк авылы мәдәният йортында керәшен яшьләре очрашуы узды. Аны шушы районның активисты, яшь җырчы Яна Шалаумова һәм Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззатуллина оештырды.

Менделеевск яшьләре белән якыннанрак танышу һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасының яшьләр бүлеге эшчәнлеге турында сөйләү өчен, “Бәрәкәт” җитәкчесе Алексей Дмитриев та килгән иде.

– Алексей Олегович белән күптәннән инде районнардагы керәшен яшьләрен  дә “Бәрәкәт” хәрәкәтенә тартырга тели идек, чөнки һәркемнең Казанга йөрергә мөмкинлеге юк. Эшне Менделеевск ягыннан башларга булдык. Сәйтәктә яшьләр күп. Очрашуга Бизәктән, Менделеевскиның үзеннән һәм Яр Чаллы шәһәреннән ялга кайткан авылдашлар да килде – 20дән артык кеше җыелдык. Бер-беребез белән таныштык, командаларга бүленеп уеннар уйнадык. Ә аннан соң, районда керәшен яшьләрен җәлеп итә алырлык нинди проектлар эшләп була – шул турыда фикер алыштык. Кызыклы тәкъдимнәр шактый булды. Очрашу азагында гитара аккомпанементына җырлар да җырладык, – дип сөйләде Яна.

Яшьләр тиздән кызыклы проект башлап җибәрергә җыеналар, әмма әлегә аны сер итеп саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев