Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сайлауларда катнашып машина откан карендәшебез: «Минем өчен шаккаткыч хәл бу»

Россия Президентын сайлауларда тавыш биргән татарстанлылар арасында Lada Vesta автомобиле дә уйнатылды. Өченче машинаны Казаннан Митрофановлар гаиләсе отты.

Эльвина тумышы белән Казаннан. Аңа дүрт яшь булганда гаиләләре белән Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылына кайтып төпләнәләр. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп урнаша һәм булачак ире Андрей белән таныша. Андрей күрше авыл егете булып чыга. Гаилә корганнарына унөч ел. Уллары Альбертны тәрбиялиләр. Ул 6 нчы сыйныфта укый. 

Машина отуы турында аңа туганы шалтыратып хәбәр итә. 

— Мин ул вакытта «Ак Барс Арена» стадионы каршында оештырылган «Бөтен гаилә белән сайлауга» фестивалендә идем. Салават җырлый башлагач, аны видеога төшерәм дип телефонны алдым. Ул вакытта туганым шалтырата булып чыкты. Машина оттың, дип ул сөенче алды. Моңа кадәр бер кайчан да бернәрсә отканым юк иде. Минем өчен шаккаткыч хәл булды бу, — дип искә алды ул кичәге көнне. 

Эльвина һөнәре буенча юрист. Үзен төрле эштә сынап караган. Хәтта таксист та булып эшләп алган. Рульдә йөргәненә унике ел. 

— Шәһәр урамнары буйлап машинада йөрергә бик яратам. Машинабызга да уналты ел булды. Искерде, алыштырырга кирәк иде дип йөри идек. Менә яңа машина насыйп булды. Барысы да котлап яза, шалтырата. Әмма әле дә машина отканыма ышана алмыйм, — ди Эльвина.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев