Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Мозаика культур» фестивале сәхнәсендә керәшен фольклоры яңгырады

Узган ялларда «Мозаика культур» VIII этноконфессиональ фестивале биш меңгә якын кунак кабул итте.

10 сентябрь Казансу яры буенда "Мозаика культур" VIII этноконфессиональ фестивале узды. Аңарда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән фольклор коллективлар катнашты. Ел саен әлеге чараны 5 меңгә якын офлайн һәм онлайн тамашачы карый. 

Катнашучылар арасында Җырчы Җәкәү йортының резидентлары - "Тумар" вокаль-инструменталь ансамбле дә бар иде. Һава торышының салкынча булуына карамастан, кызлар үзләренең җырлары белән тамашачы күңелен җылытырга өлгерде.

Фестивальдә 8-10 сентябрь "Волга" яшьләр үзәгендә "Культурная мозаика Татарстана" форумында катнашып, сайлау этапларын узган коллективлар да бар иде. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында эшләп килүче "Сәяр" ансамбле дистанцион һәм сайлап алу этапларын уңышлы узып, төп этапта, ягъни 10 сентябрь Казан үзәгендә үз иҗатын тәкъдим итә алды. 

Аннан тыш, фестивальдә күңел ачу программасы - милли киемнәр парады, аш-су, ярминкәләр дә оештырылды. 

Фото: Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев