Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәһәр халкының тормыш уңайлыклары арта

Татарстанда быел, «Безнең ишегалды» программасы буенча 958 ишегалды заманча үзгәртеп ясалды.

Республикабыз шәһәрләрендә яшәүчеләрдән, быел 263 мең кешенең йорт ишегаллары заманча итеп төзекләндерелде. Ишегалларында урам өчен тиешле 12 мең 257 җайланма барлыкка килде. Шулай ук, балалар өчен һәм спорт җайланмалары (4045 берәмлек!) көйләнде. 

Республика хөкүмәт йортында булган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеш институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында сөйләгәндә, әнә шул саннарны китерде. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе уздырган бу киңәшмәдә ишегалларын төзекләндерүнең киләсе елда да дәвам итәчәге искәртелде. 2024 елда якынча 850ләп ишегалды төзекләндереләчәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев