Шагыйрь Яков Емельяновның тууына 175 ел
25 мартта керәшеннәрнең беренче шагыйре, агартучысы Яков Емельяновның (Җырчы Җәкәү) туган көне.
Бүген сине халкың ярата да,
Исемеңне илгә тарата.
Җәкәү дәдәй — Яков Емельянов,
Син бит безгә рухи бер ата...
Сине бүген халкың ярата!
(«Җәкәү дәдәй» Гәрәй Рәхим)
Сүз керәшеннәренең беренче шагыйре — Яков Емельянов (Җырчы Җәкәү) турында.
Шагыйрь Яков Емельяновның тормыш һәм иҗат юлы ХIХ йөз татар поэзиясендә үзенчәлекле урын алып тора. Үзенчәлеге иҗатында ярлы халыкның авыр хәлен, моң-зарын, уй-хисләрен, социаль протестын яңача, образлы конкретлыкта, гади кешеләргә аңлаешлы тел-сурәтләү чаралары ярдәмендә әйтә алуы белән билгеләнә. Гомумән, шигырьләре белемле булырга һәм әдәп-әхлакка өндәве белән нәкъ менә мәгърифәтчелек идеяләренә хезмәт итә.
Яков Емельянович Емельянов 1849 елда Казан губернасының Лаеш өязе Алан-Полян авылында Емельян Петрович һәм Акулина Сергеевна гаиләсендә дөньяга килә. Яков күп балалы гаиләдә үсә: Николай, Кондрат, Иван исемле абыйлары, Прокофий атлы энесе, Пелагея, Аксинья һәм Феодосия исемле сеңелләре булуы билгеле. Яковның гаиләсе дини булмаган һәм гаиләдә берсе дә укый-яза белмәгән.
Казанда «Үзәк керәшен татар мәктәбе» ачылган дигән хәбәр ишеткәч, 15 яшьлек егет калага юл тота. Үзәк керәшен-татар мәктәбенә укырга кергәнче Яков укый-яза белмәгән дигән мәгълүмат бар. Ул бу уку йортының беренче укучыларыннан була, аның укытучысы – отец Василий Тимофеев. 1864—1869 елларда шул уку йортында белем ала. Аны тәмамлап, туган ягына — Үри Чаллысы авылына кайта, балалар укыта башлый.
Уку дәверендә ук тырышлыгы, сәләте белән аерылып торган Я. Емельяновны 1874 елда Казандагы Духовная академиягә укырга чакыртып алалар. Якынча шул ук елларда Емельянов Прасковья Петровага өйләнә. Аннан ул дьякон саны алып чыга һәм мәктәп каршындагы чиркәүгә эшкә урнаша. Яков дини вазыйфаларына, укыгандагы кебек, җитди карый, тырышлык, өлгерлек күрсәтә һәм 1880 елда хәтта поп дәрәҗәсенә ирешә.
1879 елда, Н. И. Ильминский киңәшләрен истә тотып, «Изге Гурий бердәмлеге» шагыйрьнең «Стихи на крещено-татарском языке. Дьякон Я. Емельянов стихлары» исемле шигырь җыентыгын бастырып чыгара.
Беренче иҗат уңышы белән канатланган Яковның бу китабы керәшеннәр арасында тиз тарала, популярлык казана. 80 нче еллар башында Казанны ташлап, авылга китүе дә шагыйрьне иркен табигать кочагына, күңеленә балачактан якын гади авыл кешеләре, кардәшләре арасына кайту теләгеннән туган булырга тиеш. 80 нче еллар башында ул Вятка губернасындагы керәшен авылларында, соңга таба Мамадыш өязенең Чура авылында яши. Тәңкәгә (Танькино) күчә, аннан китеп, Шомырбаш авылына урнаша.
Авылдан-авылга күчеп йөргән бу елларда шагыйрь крестьяннарның коточкыч караңгылык һәм хәерчелектә, физик һәм рухи изелү астында яшәвен үз күзе белән күрә, азмы-күпме үз җилкәсендә татый. Илдә хөкем сөргән гаделсезлек шагыйрь бәгырен телә, ул бу кыенлыклардан чыгу юлын эзли, әмма таба алмый.
Җырчы Җәкәүнең безгә нибары 20 шигыре билгеле. Үзе яшәгән елларда аның ике шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Татарстан Үзәк дәүләт архивында Н. И. Ильминский фондында сакланган донослардан күренгәнчә, Яков Емельянов исеме үзе исән чакта ук «каһәрләнгән поплар» исемлегенә кертелә. Бәлки шуңадыр, аның икенче җыентыгы 1888 елда аноним рәвештә «Стихи на крешено-татарском языке» дип басыла һәм чыккач ук конфискацияләнә.
Башкортстаннан карендәшебез Валерий Зарубин, архив мәгълүматларына нигезләнеп, Яков Емельяновның шәҗәрәсен ясады
Я.Емельяновның беренче җыентыгына «Ходай сине илдән алган», «Санлау», «Кайгылы чакта көенмә», «Кайгы», «Ярлы тормыш», «Чәй», «Нардуган», «Саташканны уяту», «Олысымаклык», «Әләк», «Көн дә ызгыш...», «Күремчене хөрмәтләү» исемле унике шигыре кертелә.
Туктаусыз донос, әләк арасында яшәргә дучар ителгән шагыйрь, үләренә берничә ай калгач, яңадан Үри-Чаллысы авылына балалар укытам дип кайта, әмма 1893 елның 2 февралендә кинәт вафат була. Керәшеннәр арасында «Җырчы Җәкәү» дип даны таралган шагыйрь белән хушлашырга ерак-ерак авыллардан бик күп кеше җыела.
Яков Емельяновның үлгәннән соң хатыны һәм дүрт баласы калган: Елена, Николай, Елизавета һәм Екатерина. Данлыклы Емельяновлар нәселе бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Алар арасында зур уңыш казанганнары да бар: оныклары Гали Иларьевна Шадрина РФ ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск музыка коллиятенең беренче директоры, хәзер коллият аның исемен йөртә; Святослав Иванович Брынза- танылган рәссам, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы.
ХIX гасырда иҗат иткән Яков Емельяновка, күрәсең, хәзерге көннәрдә генә тиешле бәясен алырга насыйп булгандыр. ХХ йөз урталарында гына Яков Емельянов ХIХ гасыр татар әдәбияты классиклары исемлегенә кертелә һәм аның исеме, иҗаты халыкка кайтарыла башлый. 1998 елда туган авылы Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында язучылар берлеге катнашында шагыйрьнең150 еллык юбилее билгеләп узыла, 2000 елда “Керәшен сүзе” газетасы аның билгеле булган шигырьләрен туплап җыентык итеп чыгара. 2018 елда Яков Емельяновка 170 ел тулу уңаеннан олы юбилей чаралары да үткәрелә. Әлеге чараларга әзерлек барышында шагыйрьнең биографиясенә кагылышлы, моңа кадәр билгеле булмаган архив документлары табыла. Шул исәптән шагыйрьнең 1848 елда түгел, ә 1849 елда тууы ачыклана.
2019 елда Татарстан Республикасы министрлар кабинеты Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк булдыру турындагы карарны имзалый.
Мәгълүматны әзерләгәндә Д. Сизовның «К истории христианской миссии среди кряшен: Иаков Емельянов-кряшенский священиик и поэт» һәм
Р.Әхмәтовның «Татар әдәбияты тарихы, 2 том » чыганаклары кулланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев