Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабый җанлы Марҗук әби

Түбән Кама районының Олы Аты авылында хөрмәткә лаек кешеләр санап бетергесез. Барысыннан да аерылып торучы, кечкенә генә булса да, йөзе якты, матур булган бер әби турында язарга булдым. Мария түти Морозова 1925 елның 5 февралендә Олы Аты авылында Микиләр семьясында дөньяга килгән. Әтисе Дмитрий, әнисе Феодосия исемле булганнар.

"Мин бик авыр яшәдем, кызым,- дип башлады ул сүзен. - Без ун бала идек, инде барысы да үлеп беттеләр, мин генә шулай озак яшим. 30 нчы елларда әти белән әнине, аерым хуҗалык булганнары өчен, Себергә кудылар. Дүрт бала бернәрсәсез калдык, калганнарыбыз үлгән иде инде. Бик читен булды",- дип, күзләрен сөртеп, башын селки әби кеше. Яшәргә кирәк, эш күп. Җитмәсә, балачакта кичергән куркыныч авырудан соң, Марҗук түти сыңар куллы булып кала.

"Җиде яшьлек чагымда бөтен тәнемә бала шишкасы (золотуха) чыкты. Караучы булмагандыр инде, авыр кичердем, уң кулым йөрмәс булды, гәүдәм үзгәрде, гарип булып калдым. Эштән курыкмадым, сул кул белән барына да өйрәндем. Алла бик булышты миңа", - ди әби. Кеше шикелле эшли алмыйм, дип, кияүгә дә чыкмаган. Тормыш дигәннәре тегеләй дә, болай да сынаган. Мичкә ягарга утын кирәк булгач, өч чакрым ераклыктагы урманнан, чана тартып, корган агачлар да ташыган. Озак кына "Трудовой" совхозында берәүләренең сараен, икенчеләренең мунчасын сылап йөргән. Һаман шул бер сул кулы белән...

"Әти-әниләрем бик дини кешеләр иде, мин бәләкәйдән үк бөтен иманнарны өйрәндем", - дип дәвам итә Марҗый түти. "Дин тыелган заманнарда, качырып, тәреләрнең кырыйларына фольгадан челтәрләр ясаган ул", - дип сүзгә кушылды әбине караучы Фекла түти. Әнә, монысы да ул ясаган, дип, почмактагы тәреләргә күрсәтте.

Марҗук әби гомер буе паспортсыз яшәгән. "Мин эшләгән җирләрдә паспорт кирәк булмады, пенсия дә алмадым, зур җазык ул. Мин бит хөкүмәткә эшләмәдем, нишләп үземә бурыч алыйм? Тегендә баргач, барысына да җавап бирәсе була",- дип өстәп куйды ул.

Заманында районда атаклы мич чыгаручы, Марҗук түтинең энесе - Иван дәдәй дә паспортсыз, пенсиясез яшәгән. Әбекәй аны да хәстәрләп, мәңгелек дөньяга озаткан. "Кияүгә чыкмасам да, балаларым күп, хәлемне белеп торалар", - дип сөенә әби. Чыннан да, кемнән генә сорасаң да, авыл халкы аны мактап, яратып сөйли. Яшь бала кебек, җазыксыздыр ул, диләр.

Бүгенге көндә Марҗук әбине сеңлесенең килене карый. Фёкла түтигә дә 69 яшь инде, әби аңа "кызым" дип дәшә. "Киленнәре генә булсам да, әбине карау минем төп бурычым",- ди ул. Күптәннән инде чиркәүгә дә йөри икән үзе. Без сөйләшеп утырган арада Фекла түтинең кызы да чиркәүдән кайтты, аны бер яшьлек улы йөгереп каршы алды.

Марҗук әбинең аз сүзле, тыйнак икәнен ишетеп кенә белә идем. Чыннан да, шулай булып чыкты. Башын селкеп, елмайды да ул, теләкләрен теләп, кулларымнан тотты: "Рәхмәт, кызым, тагын кил, соңгы юлга озатканда да кил", - диде.

Әңгәмәбезне чәй өстәле артында дәвам иттек. Бер яшьлек Герман Марҗук әбине җитәкләп, табын янына алып килде. Бу йортта бик игелекле кешеләр яшәгәнлегенә инандым. Яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын иде.

Ирина САДИКОВА,

Түбән Кама районы,

Олы Аты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев