Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: Майор Гаврилов батырлыгы - ул ныклык, куркусызлык һәм кыюлык символы

Бүген, 22 июньдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое, Брест крепостен саклаган майор Петр Гаврилов бюстын ачу тантанасында катнашты. Бюст Геройның туган ягы - Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән авылында урнаштырылды

Бүген, 22 июньдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое, Брест крепостен саклаган майор Петр Гаврилов бюстын ачу тантанасында катнашты. Бюст Геройның туган ягы - Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән авылында урнаштырылды.

«Брест крепосте оборонасы Бөек Ватан сугышы башындагы героик бәрелешләрнең берсе булды. Майор Гаврилов батырлыгы - ул ныклык, батырлык һәм кыюлык символы. Петр Гаврилов бюстын кую - ул күренекле шәхесләргә карата ихтирам, үткәннәргә карата хөрмәтле мөнәсәбәтебез билгесе. Без балаларны Петр Гаврилов кебек геройлар үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Аның Ватанга мәхәббәте, сугыштагы батырлыгы - яшьләр өчен лаеклы үрнәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта ТР Президенты Петр Гаврилов турындагы истәлек Россиянең төрле шәһәрләрендә урам исемнәре белән мәңгеләштерелгәнлеген искәртте. Моннан тыш, герой кешеләр күңелендә саклана.

Майор Петр Гаврилов 1941 елның 22 июненнән 23 июленә кадәр Брест крепостеның Көнчыгыш фронты белән җитәкчелек итә. Ул үз тирәсенә исән калган сугышчыларны һәм командирларны берләштергән һәм дошман фронтны өзеп керердәй урыннарны саклауны тәэмин итә алган.

«Белоруссия Бөек Ватан сугышы башланганда аеруча зыян күрде. Хәзерге вакытта кемдер тарихны яңадан язарга һәм геройларыбызга, илне азат иткән сугышчыларыбызга куелган һәйкәлләрне юк итәргә омтыла. Брестта Петр Гаврилов исемен барыбыз да белә. Барлык дүрт музейда да аңа багышланган аерым почмак бар. Ул үз Ватаныңны ничек яратырга һәм якларга кирәклегенә ачык мисал», — диде үз чыгышында Беларусь Республикасының мактаулы консулы Константин Анисимов.

Татарстан президенты Петр Гаврилов бюстына чәчәкләр салды, шуннан видеоэлемтә буенча тантанага геройның оныгы кушылды. Ул Краснодарда яши. Ханым Татарстан җитәкчелегенә, республикада бабасы турында искә алуны дәвам итүләре һәм туган авылында бюст куюлары өчен рәхмәт белдерде.

ТИ

Фото: Арсений Каримов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев