Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәссам Владимир Комаровның табигать биргән сәләте

Менделеевск районының Иске Гришкин авылында туган Владимир Комаров кечкенәдән үк рәсем, агачтан төрле әкият геройларын уеп ясарга ярата

Владимир Комаров 1964 елның 23 октябрендә дөньяга килә. Мәктәптә уку елларында рәсемгә мәхәббәте тагын да арта, төрле конкурсларда катнаша. 10 классны тәмамлагач ул Казанның бизәүче-рәссамнар әзерли торган 16нчы училищесында белем ала. Авылга кайту белән, аны комсорг итеп сайлыйлар, бөтен язу-сызу эшләрен үзе башкара ул. 1988 елда Менделеевск шәһәрендә беренче күргәзмәсе ачыла. 1989 елда Татарстанда Башкортстан культурасы көннәренә багышланган күргәзмәдә катнашып, район мәдәният бүлеге дипломы белән бүләкләнә. 1990 елда Казанда “Яшьләр үзәге”нең залында персональ күргәзмәсе үтә. Аның әсәрләрен Татарстанның күргәзмәләр залында узачак күргәзмәгә сайлап алалар. Бик күп дипломнар һәм мактау кәгазьләренә ия була. Мәскәүдәге халык иҗаты университетын тәмамлый. 1992 елдан бирле районның сәнгать мәктәбе филиалын җитәкли. 1996 елда Егор Уткин премиясе лауреаты була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев