Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рождество уразасы - тән һәм акыл арулыгы өчен

Рождество уразасы шушы елның 28 ноябреннән 2020 елның 6 январына – Рождество бәйрәменә кадәр дәвам итә. Уразада булганнарга Яңа елны каршылау җазыкмы? Рождествога ничек әзерләнергә? Бу хакта керәшеннәрнең духовная миссиясе җитәкчесесе Димитрий Сизов сөйләде.

Керәшеннәр өчен Христос тууы бик мөһим һәм куанычлы вакыйга, чөнки бу көнне кеше янына Алла үзе килгән. Аның бу килүе тавыш-тынсыз булган, беркайда да җир тетрәве, яшен яшьнәве ишетелмәгән. Христосны яратучыларга һәм аның тууына ышанучыларның йөрәкләренә дә Алла шулай сиздерми генә килә, ди отец
Димитрий.

Рождество уразасы бик кырыс саналмый, чәршәмбе һәм татар атнасы (җомга) көннәреннән кала башка көннәрдә балык ашарга ярый. Димитрий әтей сүзләренә караганда, Рождество уразасының дәвамлыгы төрле вакытта төрлечә булган. Кайчандыр Рождество алдыннан бер атна ураза тоткан булсалар, соңрак, монахлар йогынтысы белән, 40 көн дәвамында ураза тота башлаганнар, әмма таләпләр йомшара төшкән. Ураза Христос Рождествосы литургиясеннән соң тәмамлана, бәйрәм табыны рөхсәт ителә.

Рождество уразасында, Олы уразадан аермалы буларак, үлеләрнең тугызын, кыркысын уздыру ярый. Табынны уразада рөхсәт ителгән ризыклардан гына әзерләргә кирәк. Россиядә Яңа ел бәйрәме Рождество уразасы вакытына туры килә. “Миңа бөтен нәрсә дә рөхсәт ителә, ләкин бар нәрсә дә файдалы түгел”,- дигән апостол Павел. Шуңа күрә, һәр христиан кешесе дөньяви бәйрәмгә ни дәрәҗәдә кушылуын үзе хәл итәргә тиеш. Барысы да кешенең рухи байлыгыннан, дөньяви кыйммәтләргә мөнәсәбәтеннән тора. Мәсәлән, Алла ризалыгы өчен генә яшәүчеләр бар, андыйларга мондый бәйрәмнәр кызык түгел дигән фикердә тора священник Димитрий Сизов.
Әлеге уразаның ни өчен кирәк булуын аңларга кирәк, ди ул. Ураза – бар нәрсәдән дә тыелып тору, шул исәптән, ризыктан да. Ураза җазык төшерә торган төрле гамәлләр: хыянәт, җенси оятсызлык, кул уйнату һәм теләк, күңелдә булган начар уйларны кисәтә. Рождество уразасының төп
асылы шул.
Ураза –имансыз тору һәм Алла белән сөйләшүдән башка мәгьнәсез. Христианнар йөрәк һәм акыл чисталыгы өчен ураза тота. Вакыт узу белән бу чисталык килгән вакытта кеше һәрвакыт Алла белән, элемтәдә торачак. Кешене төрле уйлар котыртып торганда ул Алла белән тиешенчә якыная алмаячак. Моны мин чи утын белән учак ягарга тырышуга тиңләр идем. Тән уразасының төп асылы шунда.
фото: Prigotovim-v-multivarke.ru

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев