Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рождество маҗаралары...

Балачакның иң яраткан һәм көтеп алына торган мизгелләреннән берсе ул - Рождество. Коткаручыбыз Иисус Христосның якты дөньяга килгән көне. Бу бәйрәмне бөтен дөнья бәйрәм итә. Ләкин һәркем, һәр ил үзенчә. Башкаларда ничек уза торгандыр, белеп тә бетермим, ә менә үзебездә уза торган Рождествоны мин элек-электән зарыгып көтеп алам. Бигрәк тә...

Балачакның иң яраткан һәм көтеп алына торган мизгелләреннән берсе ул - Рождество. Коткаручыбыз Иисус Христосның якты дөньяга килгән көне. Бу бәйрәмне бөтен дөнья бәйрәм итә. Ләкин һәркем, һәр ил үзенчә.

Башкаларда ничек уза торгандыр, белеп тә бетермим, ә менә үзебездә уза торган Рождествоны мин элек-электән зарыгып көтеп алам. Бигрәк тә балачакның маҗаралары, бәйрәм көтүләр... Шундый истәлекләрнең берсе Рождество маҗараларына салынган.

Безнен якта 7 январь иртәсе бала-чагаларның яраткан, шатлыклы мизгеле. Чөнки бу көнне бездә акча җыялар. Акча җыю дигәч тә, аны әле болай гына бирмиләр. Рождествода әйтелә торган махсус славут җыруы бар (без аны газетаның узган санында бастырып чыгарган идек) һәм әлеге иман һәр кергән йортта әйтелергә тиеш. Югыйсә, акча әз бирелә, яки бөтенләй дә эләкми!

Минем балачагымда, әлеге славутны өйрәнү һәм сөйләү бик зур дәрәҗә иде. Олыраклар мәҗбүри белергә тиеш, ә кечкенәрәкләр аларга ияреп йөрүчеләр.

Шулай итеп минем дә славут өйрәнер вакыт җитте... Рождествога кадәр бер-ике атна алдан, әни, үзәби белән эшкә тотындык. Бәйрәмгә инде өйрәнеп, шомартып бетергән кебек идем. Әмма дә ләкин...

Менә җитте бәйрәм көне. Иң беренче итеп, өйдән сөйләп чыктым. Кереп киттем күршеләргә. Ләкин өйрәнгәнемне сөйли алмыйча, бәйрәм белән генә котлап чыктым. Әллә нәрсә булды, әйтерсең, мин ул сүзләрне өйрәнмәгән дә. Арттан "поддержка" булып әни йөри. Бу
минем өчен чистый бер сынауга әйләнде.

Икенче күршеләргә киттем. Тышта, ишек артында, әни күз-колак булып тыңлап тора: өйгә кереп, тәре каршына бастым да сөйләргә тотындым. Ләкин артык каушадыммы, җаман тыннарның аяк чалуы булдымы - кабат сөйли алмадым. Азапландым, азапландым да, елап җибәрдем. Кире өйгә кереп, әни белән яңадан өйрәнергә туры килде. Булдырасыма ышангач, инде әнидән башка, сөенә-сөенә славут сөйләп, бөтен авылны әйләндем. Шуннан ары славут әйтү проблемасы безне борчымады, мин аны мәңге онытмаслык итеп исемдә калдырдым. Әле быелгы бәйрәмдә дә әнигә славут әйтеп, "акча эшләдем".

Хәзер дә бәйрәм нәкъ шулай дәвам итә. Балалар өйдән-өйгә йөреп акча җыя, ә славутны әйткәне әйтә, әйтмәгәне бик аптырап тормый. Ә мин, аларга карап, үземнең балачак маҗараларымны искә төшерәм...

Көн яктырып, әз генә кояш күренүгә, урамда балалар күренә. Кемдер ялгыз, кайсылары икешәр-өчәрләп йөри. Ләкин ни өчендер алар безгә охшамаган. Без иртә таңнан, әле яктырырга да өлгермәгәндә чыга идек. Имештер, иртәдән чыкканга акча күбрәк эләгә. Хәзер, ни өчендер, балалар да аз, славут сөйләүчеләр дә юк дәрәҗәсендә. Ялкаулар өчен махсус сүзтезмәсе бар икән хәзер. Күбесе: "Бүген Христос туган көн, безнең ише балаларга акча бирә торган көн" - дип кенә әйтә. Елга бер килә торган, шундый шатлыклы бәйрәмгә славут кына өйрәнергә була бит инде! Аның бөтен яме, тәме дә шуңа салынган бит!

Элегрәк балалар да күбрәк иде. Ә кеше күп булган саен, аның күңеллелеге дә арта. Бер йорт та читтә калмый иде. Көнләшә-көнләшә акча җыеп, аннан аны санашып мәш килә идек. Аннан йөгерә идек кибеткә. Көне буе рәхәтләнеп бәйрәм итә, сыйлана идек. Эй, ул чактагы шатлыклы, кабатланмас мизгелләр...

Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев