Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рождество концерты

7 январь - Рождество бәйрәме көнне, Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Казан епархиясе тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырган бәйрәм концерты узды.

Кунакларны Иисус Христосның туган көне белән Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан котлады.

Бәйрәм кичәсендә Казан епархиясенең хоры, Мәскәүдән килгән кунаклар - Дмитрий Дмитриенко җитәкләгән Людмила Зыкина исемендәге "Россия" дәүләт академик рус халык ансамбле катнашты. Мәскәүнең Зур театры солисты, Россиянең халык артисты Юрий Нечаев һәм ансамбльнең солисткасы Наталья Левитина халык җырларын һәм романслар башкардылар.

Йөзек кашыбыз - "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле тамашачыны келәү җырлары белән сәламләде.

Татарстан митрополиясы пресс-службасы материалларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев