Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рождество кӧнӧн карышы алырга ӓзерлянябез, славут ӓйтергя ӧйрянябез

Галим, фольклорчы Геннадий Макаров славут җыруы тәкъдим итә

Тропарь: 4-нче кӧй 
Эй Христосъ Аллабыз, Синен тыуыуыҥ белян дӧнжягя белем жактысы жяшнягян, шул белем жактысы белян жондозчылар, бер жондоздан белеб, чыннык кояшы диб, килеб, Сиҥа башырганнар, Сине кюктян иҥгян, жаҥа чыккан кояш диб белгянняр, эй Ходай, шӧкӧр Сиҥа. 
Кондакъ: З-нче кӧй 
Бӧгӧн Кыз мяҥгедян барны Тыудырган, жакынына бара алмаслыкны жир абзарда кундырган, кӧтӧӱчеляр белян пяриштяляр мактаганнар, жондозчылар жондоз белян барыб башырганнар, мяҥге Алла безнен ӧчӧн жяш Бала булыб тыуган. 
Зурлау 
Эй тере итеӱче Христосъ, бӧгӧн безнен ӧчӧн иҥ Таза, изге Кыз Марiядан тяннянеб тыуганынны зурлыйбыз. 

Иисус Христос туган, кюктя жондоз кабынган 
Родился Иисус Христос, зажглась звезда на небесах 
 
 
Кояш нурларында бер тутый кош уйный, 
Каурыйларын коя, жырыуын жырлый. 
 Иисус Христос туган, кюктя жондоз кабынган. (2) 
 
Нигя кюк кюкрямей, тауышын чыгармый? 
Вифлийемнен кюгендя жакты жондоз кабынган. 
 Иисус Христос туган, кюктя жондоз кабынган. (2) 
 
Бу ӧйнӧн хужасы – ауылнын жумарты – 
Кабкаларын ачыб бюляк тарата. 
 Иисус Христос туган, кюктя жондоз кабынган. (2) 
 
Ишек алдыгызга таҥ нурлары тӧшкян, 
Таҥ нурлары белян дяӱляте иҥгян. 
 Иисус Христос туган, кюктя жондоз кабынган. (2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев