Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Розалин Нәгыймуллин: «Керәшен кызы, синең өчен генә йөрәк җырларымны язармын»

Тукай районының Биклән авылында туып-үскән карендәшебез җырга-моңга гышыйк кеше булган.

Розалин Шәмәтович Нәгыймуллин әтисенең туган авылы Түбән биштә яшәгән елларын сагынып искә алган, керәшен халкының гадилегенә, ачык күңелле, кунакчыл булып, авырлыклар килгәндә, ярдәмгә килергә һәрчак әзер булуларына сокланган. Аның 1964нче елда язылган "Керәшен кызы" шигырен тәкъдим итәбез. Розалин Шәмәтович үзе җыр итеп тә башкарган.

Кара кашларыңны, күзләреңне
Охшатырга әйбер табармын.
Матур исемеңне зәңгәр күлгә
Алтын нурлар белән язармын.

Алтын нурлар булып янармын мин,
Тау елгасы булып агармын.
Юлда булган тау-ташларны җимереп,
Керәшен кызы, сине табармын.

Керәшен кызы, синең өчен генә
Йөрәк җырларымны язармын.
Юк, мин шагыйрь түгел, тик шулай да
Гөлләр кебек сүзләр табармын.

Гөлләр арасыннан табармын да
Керәшен кызы, сине кочармын.
– Юлым йолдызларга минем, – дисәң,
Синең белән мин дә очармын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев