Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роза Меньшикова - гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган педагог

Укытучы гомере ул йөгерек судай узып киткән еллар белән түгел, ә аның иҗади хезмәте, тормышта үз урынын тапкан укучылары белән үлчәнә

Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган кайбер илаһи затлар турында ул укытучы булып туган, диләр. Югары Баграж мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан Роза Хөснегата кызы Меньшикова да – шундыйларның берсе.

“Үз фәнең белән балаларны тәрбияләргә уйлыйсың икән, син аны башта үзең ярат һәм үзең яхшы бел”, - дип язган Лев Толстой.

Роза Меньшикова нәкъ шулай эшләде. Үз фәнен яратып, аны тирәнтен белеп һәм укучыларда әдәби геройлар мисалында яхшы сыйфатлар тәрбияләде. Мин үзем мәгариф бүлегендә эшләгәндә ул укыткан мәктәптә, аның дәресләрендә еш була идем. Һәр дәрестә диярлек юмор һәм шаяртулар куллана иде. Балалар арып китсә, шаяртып та ала, төрле кызыклы яңалыклар да сөйләп ала. Шулай итеп, дәреснең үткәне сизелми дә кала.

Мин һәрвакыт балаларга: “Иң мөһиме - көндәлектәге “бишлеләр” түгел, ә сезнең яхшы кеше булып үсүегез”, -дип әйтә идем. Роза Меньшикова укыткан, тәрбияләгән балалар - кешелекле, намуслы, миһербанлы кешеләр, яхшы белгечләр, дәрәҗәле шәхесләр.

-Үткәндә үкенечләрем юк, - диде ул минем соравыма, бер дә икеләнеп тормыйча.

Узган юлыңа карап шулай дип әйтә алуың – бәхет! Матур яшәлгән, димәк! Кешеләргә кирәк булып. Ил, милләт гамьнәрен хак-лап. Күңеленә туплаган хәзинәне янәшәдәгеләр белән бүлешеп...

-Үткәнемә борылып карыйм да гомер заяга узмаган, дим. 45 ел эшләү дәверендә телебезне, динебезне, милләтебезне хөрмәт итә торган шәхесләр тәрбияләп чыгардым, -ди, укучылары белән горурланып.

Күптән лаеклы ялда булса да, укыткан укучылары белән һаман да элемтәдә тора. Яраткан укытучылары белән алар борчуларын да, шатлыкларын да уртаклашалар.

-Аларның, Роза апа, Сез безне бер дә ачуланмый идегез, дип әйтүләре әниемнең йомшак холкы, нечкә күңелле асыл укытучы булуына - бер дәлил. Укытучы хезмәте искиткеч зур тырышлык, сабырлык таләп итә. План төзү, иртәгесе дәрескә әзерләнү, берничә өем дәфтәр тикшерү, җитмәсә мал-туары, кош-корты... Боларның барысына да ничек җитеште икән әнием дип уйланып куям кайчакта. Аларны гынамы соң, безне дә ачуланганы булмады аның, - ди үзәк китапханәдә эшләүче кызы Лилия.

-Эш сөяк сындырмый, эшләп үсегез дип, безне минут та тик тотмады. Әниебезнең яшьлегендәге тыныч холкы, сабырлыгы һәм тәвәккәллеге бүгенгечә сакланып, һаман да һәркемне сокландырып тора, -ди улы Ленар.

Аның тагын бер яхшы сыйфаты сокландыра безне. Кешегә җылы сүз әйтүдән, бер рәхмәт ишетүдән тәм таба торган гаҗәеп кеше ул. Мәктәптә укыткан вакытларын сагынып яши.

-Эшләгәндә авырлыкларга бирешмәскә, зарланмаска, һәрвакыт эзләнүдә булырга мине тарих, аның атаклы шәхесләре өйрәтте. Каюм Насыйрины чиксез хөрмәт итәм. Аның акыллы фикерләренә таянып, татар теле урам теле түгел, дип, башымны горур күтәреп алга бардым, -ди ул.

-Минемчә, укытучы дигән бөек исемне һәр кеше йөртә алмый. Аның өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек, акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч кирәк. Роза ханым, яшь укытучыларга нинда киңәш бирер идегез, -дим сорыйм олпат укытучыдан.

-Эзлән, көрәш, телеңне, тарихыңны бел, укыт, хөрмәт ит, укыткан балаларыңны ярат, үз өстеңдә эшлә! – дияр идем.

Бүгенге көндә Роза Меньшикова гаиләсендә ире Михаилның сөекле хатыны, бәхетле әни, дәү әни дә әле ул. Балалары өчен зур таяныч, киңәшче, бәхет нуры бөркүче. Дәү әнием, кадерле әбием, дип, янында бөтерелеп үсеп килүче биш оныгы аларның тормышына яшәү мәгънәсе өсти. Роза ханым, картайдым дип, тик утырмый. Тәмле ризыкларын пешереп, ул-кызларына, килен-кияүләренә ягымлы сүзен, җылы ана назын биреп, йорт эшләрен карап, оныкларын да яратып, ярдәм итеп яши. Кырык бер ел кулга-кул тотынышып тормыш көткән, берсеннән-берсе акыллы, шәфкатьле ике бала үстергән, озын гомер юлы үтеп тә, хатынны – хатын, ирне ир итәрдәй тирән хисне шушы көннәргә кадәр саклап килгән Михаил һәм Роза Меньшиковлар кебекләр бик сирәктер алар.

Фәния Әгъзамова.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев