Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роза Князева: «Филипп бабам сарык эчәгесен киптереп ясалган гөслә белән моңлы җырларын яңгыраткан»

Ә тырышлар безнең авылда, бәхеткә каршы, җитәрлек. Менә шундыйларның берсе турында сүзем.

Авылда яшәеш шәһәрнекеннән күпкә аерыла. Калада хәтта күршеләр берсен-берсе белми, кызыксынмый да. Авылда башка, монда һәр көн яңалык китерә... Кемнең нәрсә эшләве, эшләмәве сәгате-минуты белән билгеле. Кешене дә бик тиз сыныйлар: холкы нинди, эш рәте беләме?.. Һәрнәрсә уч төбендәге кебек ярылып ята. Сынатасы килмәгән кешегә тырышырга туры килә. Ә тырышлар безнең авылда, бәхеткә каршы, җитәрлек. Менә шундыйларның берсе турында сүзем.

Роза Петровна Семенова (Князева) тумышы белән Зәй районы Әхмәт авылыннан. Мәләкәскә 1975 нче елның январендә Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, авыл клубына эшкә килә. Шушы авылның тыныч холыклы егете Николай Семенов белән матур гына тормыш корып җибәрәләр. Гаилә ишле: кайнана белән кайнатадан тыш, ике өлкән яшьтәге түтиләре дә бер йортта яшиләр. Менә шулай итеп ул берьюлы өч кайнана һәм бер кайната, каенсеңел белән уртак тел таба. Бер-бер артлы өч бала туа, аларны бергәләп тәрбиялиләр. Ул вакытта декрет яллары хәзерге кебек иркен булмый. Яшь чакларын, олылар белән яшәүләрен ул болай дип искә ала: “Мин аларны, алар мине өйрәнде, без тату яшәдек. Алар җайлап кына миңа эш тәртибен өйрәттеләр, гаеп табарга тырышмадылар. Балаларыбызны да бик яратып үстерделәр. Минем олыларга рәхмәттән башка әйтер сүзем юк,”- ди ул.

Роза Петровна читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтында югары белем ала һәм Мәләкәс урта мәктәбендә 30 ел балаларга белем һәм тәрбия биреп, лаеклы ялга чыга.

Роза ханым үзенең тырышлыгы өстенә, бик матур итеп җырлый да әле. Ул борынгы керәшен халык җырларын бик тырышып өйрәнә. Ул турыда болай дип искә ала: “Ата-баба җырлары онытылып калмасын, безнең буын аларны яшьләргә тапшырсын иде. 1888 нче елда туган Филипп бабам җырга-моңга мөкиббән кеше булган, ул сарык эчәгесен киптереп ясалган гөслә белән моңлы җырларын яңгыраткан. Тугыз баланың барысы да, шул исәптән, әнием дә бик матур җырлый иделәр. Аларның моңы хәзер дә колагымда яңгырый, битараф булмаска өнди”.

Ул 30 ел буена “Питрау” фольклор ансамбленең алыштыргысыз солисты булды. Пенсиягә чыккач та 5 ел мәдәният йортында хормейстер булып эшләү дәверендә күп кенә югары дәрәҗәдәге мактау кәгазьләренә лаек булды. Балаларга әби-бабайларның моңлы җырларын өйрәтте. Ул өйрәткән җырлар белән питраулылар районда гына түгел, Россиянең бик күп төбәкләрендә уңышлы чыгышлар ясап, җиңү яулап кайттылар.

Үзе уңган, йөрәгенә былбыл кунган, изображение №2

 

Роза Петровна шигырьләр, җырлар да иҗат итә. Аның кайсы гына шигырен алма, һәрберсе җанга ятышлы. Үз шигырьләренә язган җырлары да, күңелнең иң түренә үтеп кереп, йөрәктә кала. Ул язган шигырьләр көндәлек матбугатта да чыгарыла. Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена багышлап язылган “Сугыш җиле кабат исмәсен” исемле шигыре район һәм республика гәҗитләрендә дә бастырылды. 2017 нче елда районкүләм “Супер әбиләр” бәйгесендә бөтен осталыгын эшкә җигеп призлы урынга лаек булды. Аның иҗатына якташлары да битараф түгел. 2020 нче елда Зәй шәһәрендә үткәрелгән “Зәй шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен укый” дигән бәйгедә дипломга лаек булды.

Роза ханым телеңне йотарлык аш-суга да бик оста, чәк-чәк, тәмледән тәмле тортлар белән якыннарын гел сыйлап тора. Аның җиләк-җимеш бакчасын күргән кешенең исе китә, анда ниләр генә үсми. Яңа салган йортлары да ул үстергән төрледән-төрле чәчкәләр арасында балкып тора.

Кыскасы, Роза апа турында бик күп язарга булыр иде. Без аның белән горурланабыз, ул күпләргә үрнәк дип саныйбыз. Аның иҗат чишмәсе саекмасын, исән-имин булып, озак еллар якыннарын сөендереп яшәсен иде дип телибез.

Лидия Фәртдинова, Мәләкәс авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев