Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә халыкка 7 шәр мең сум акча түләнелә башлый

Өстәмә түләүләр өчен бюджеттан 77 млрд сум акча бүленгән

Дүшәмбедән алып, Россия халкына түләүләр бирелә башлый. Моның өчен Хөкүмәт өстәмә акча да бүлеп биргән, - дип хәбәр итә "Шәһри Казан". 

Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, сүз коронавирус инфекциясе йоктырганнар яисә ОРВИ белән авыручыларга бирелә торган түләүләр хакында бара. Билгеле булганча, андыйлар соңгы арада бик күбәйде. Шуңа бәйле рәвештә, Министрлар Кабинеты өстәмә акчалар бүлү хакында карар кылган. Аның күләме 77 млрд сумга якын. Бу акчалар "больничный"лар түләүгә юнәлтеләчәк.

Россиядә "больничный" күләме бер МРОТ, ягъни 14 мең сум чамасы булырга тиеш. Ковид йоктыручылар ике атна авырта дип исәпләгәндә, эшкә яраксызлык документы нигезендә түләүләр уртача 7 мең сум тәшкил итәчәк. "Больничный"ный түләүләре дүшәмбе башлана, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев