Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия фәннәр академиясенең өлкән хезмәткәре, физика фәннәре кандидаты Иван Ильин турында фактлар

Иван, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, укырга керү теләге белән Казан медицина институтына килә, тик конкурс буенча узмый. Бер ел туган авылы Иванайда "Победа" колхозында хисапчы булып эшли

Иван Федорович Ильин 1941 елның 18 сентябрендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Иванай авылында гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Ильин Федор Ильич сугышка алына һәм 1943 елда һәлак була. Әнисе, Анастасия Тимофеевна да озын гомер кичерә алмый, Иван 5 сыйныфта укыганда бакыйлыкка күчә.

Иванның апалары һәм абыйлары аның өчен туганнары гына түгел, таләпчән тәрбиячеләре дә була. Балачакта алар еш кына "мәктәп" уенын уйныйлар. Бәлки менә шул вакытта Иван Федоровичның белемгә омтылуы да тугандыр. Әти-әнисе вафатыннан соң ул үзенә: "Укыйм, югыйсә мин югалам", - дип сүз бирә.

1955 елда Иванай җидееллык мәктәбен тәмамлый. Анда аның укытучылары - Токранов Иван Захарович, Лукин Петр Ильич, Егорова Евдокия Александровна була. 1956 - 1959 елларда Котлы Бөкәш урта белем мәктәбендә укый.

Иван, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, укырга керү теләге белән Казан медицина институтына килә, тик конкурс буенча узмый. Бер ел туган авылы Иванайда "Победа" колхозында хисапчы булып эшли.

1960 елда армиягә алына. Беренче ел Оренбург шәһәрендә сержантлар әзерләү мәктәбендә укый. Хәрби һәм сәяси әзерлектә отличник була, шуның өчен аны шәхси фотокарточка белән бүләклиләр. Алга таба Иван Киев шәһәрендә сержант буларак хезмәт итә.

Армиядән соң, Иван Федорович 1963 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Институтта уку елларында группаларында староста, Ленин стипендианты була. 1964 елда КПСС ка керә. 1967 елда институтны уңышлы тәмамлап, урта мәктәпнең физика укытучысы белгечлеге буенча диплом ала.

Педагогика институтын тәмамлаганнан соң, яшь белгеч буларак физика кафедрасында 4 ел эшли. 1972 елда, имтиханнарны уңышлы тапшырып, СССР педагогия фәннәре академиясе аспирантурасына укырга керә. 3 ел дәвамында Иван Федорович урта мәктәптә физиканы укыту методикасы проблемасы буенча кандидатлык диссертациясен әзерли һәм яклый.

Аспирантураны тәмамланганнан соң, СССРның шул ук педагогика фәннәре академиясендә фәнни хезмәткәр буларак эшкә алына. Урта мәктәпнең физика буенча уку җиһазлары лабораториясендә башка фәнни хезмәткәрләр белән беррәттән, урта мәктәптә куллану өчен яңа укыту чаралары эшләү белән дә шөгыльләнә.

Иван Федорович Ильин тарафыннан продукциянең гомумроссия классификаторы "Мәктәпләр өчен җиһазлар һәм эшләнмәләр" төркеменең классик һәм ассортимент өлеше эшләнгән.

Иван Федорович гомеренең соңгы елларында Россия Мәгариф Академиясендә өлкән фәнни хезмәткәр булып хезмәт куя.

"Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы», «Россия профсоюзларына 100 ел» юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Иван Федорович Ильин 2010 елда Мәскәүдә вафат була.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев