Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә автомобильләр җәен һәм көзен кыйммәтләнәчәк

Россиядә яңа җиңел автомобильләрнең бәясе җәен һәм көзен тагын 5-10 процентка артачак.

Моның сәбәбе — Россия валютасының арзанаюында. Бу хакта «Ведомости» газетасы экспертлар, автодилерлар һәм җитештерүчеләрнең мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Басмада билгеләп үтүләренчә, ел башыннан бирле илдә яңа җиңел автомобиль бәяләре 13 процентка арткан инде.

Белгечләр фаразлаганча, Россия валютасының арзанаюы барыннан да элек тәкъдим ителгән ваклап сату бәясендә чагылыш табачак. Ташламалар һәм акцияләргә килгәндә, беренчесен — киметәчәкләр, ә икенчесен еш кына гамәлдән чыгарачаклар.

Экспертларның берсе белдергәнчә, Кытай җитештерүчеләре үз машиналарының бәясен яңарту өчен исәп-хисап ясарга керешкән инде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев