Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия мәктәпләрендә гадәттән тыш һәм башка шундый катлаулы хәлләр булганда бердәм хәрәкәт итү буенча өйрәнүләр уза

Бөтен Россия буенча мәктәп, колледж һәм техникумнарда, беренче мәртәбә, 29 һәм 30 августта уку йортлары һәм сак хезмәткәрләре өчен укулар оештырылачак.

Ул террорчылык куркынычы янаганда эш итү сценариен өйрәнүгә багышлана һәм беренче тапкыр уза. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә караганда, өйрәнүләрбарышында «форс-мажор очрагында төрле ситуация һәм гамәлләрне практикада эшләп карау булачак».

«Педагоглар да, уку йортлары җитәкчелеге дә аларга нәрсә эшләргә кирәклеген ачык белергә тиеш», — дип ассызыклый министр. Аның фикеренчә, Бөтенроссия укулары мәгариф учреждениеләренең мондый ситуацияләргә ни дәрәҗәдә әзер булуын аңларга һәм «кирәкле күнекмәләрне формалаштырырга» ярдәм итәчәк.

Аерым алганда, хәбәр итү системаларының эшчәнлеген тикшерәчәкләр, оператив хезмәтләр һәм террорчылыкка каршы комиссия белән хезмәттәшлек эшләнәчәк. Соңгылары өйрәнүләрдә катнашучыларның гамәлләрен бәяләячәк һәм аларга киңәшләр бирәчәк.

Алынган тәҗрибә соңыннан муниципаль, региональ һәм федераль дәрәҗәдә анализланырга тиеш. Укытуларны оештыручылар булып Мәгариф министрлыгыннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр Министрлыгы, Росгвардия һәм төбәкләр хакимияте тора.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев